Узган ел өчен милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
Бу хакта "Комсомольская правда" басмасы хәбәр итә.
Юрист Юлия Замятина сүзләренчә, сентябрьдә үк салым түләүчеләр Федераль салым хезмәтеннән тиешле белдерүләр ала башлый. Хәбәрнамәләргә транспорт, җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә узган ел өчен салым кертелә. Бу түләүләр банклар, Росреестр, ЮХИДИ һәм башка ведомстволарның Федераль салым хезмәтенә тапшырган мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә исәпләнә. Түләү срогы-1 декабрьгә кадәр, шуннан соң түләү вакыты чыккан өчен пенялар исәпләнә башлый.
Моннан тыш, Россия гражданнарына көз көне физик затлар керемнәренә салымны 2024 ел өчен исәпләнгән банк кертемнәре һәм счетлары буенча процентлардан түләргә кирәк. 210 мең сумнан арткан процент кеременә генә салым салына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар