16+

Подъездда калдырылган чүп өчен штраф салыначак, аның күләме дә билгеле

Россиядә күпфатирлы йортларның подъездларында һәм баскыч мәйданчыкларында калдырылган чүп-чар өчен җаваплылык катгыйландырылды.

Россиядә күпфатирлы йортларның подъездларында һәм баскыч мәйданчыкларында калдырылган чүп-чар өчен җаваплылык катгыйландырылды.

Санитария таләпләрен бозган фатир хуҗаларына 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Белгечләр аңлатуынча, подъездлар, баскыч мәйданчыклары һәм йорт яны территориясе – йортта яшәүчеләрнең уртак милке булып санала. Шуңа күрә бу урыннарда чүп пакетлары калдырып китү йортны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу дип бәяләнә.

Мондый гамәлләр күршеләр өчен уңайсызлык кына тудырып калмый, ә санитария иминлегенә дә куркыныч китерергә мөмкин. Чүп-чар таралуы ис, бөҗәкләр барлыкка килү һәм антисанитариягә китерә ала.

Шуңа күрә белгечләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне чүп-чарны билгеләнгән урыннарга гына чыгаруны һәм уртак милеккә сак карашта булуны искәртә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading