16+

Путинга сорауларны 27 ноябрьдән кабул итә башлыйлар: «Ел нәтиҗәләре» программасы 10 декабрьдә узачак

Россия Президенты Владимир Путин белән «Ел нәтиҗәләре» программасына сорауларны 27 ноябрь төн уртасыннан кабул итә башлаячаклар.

Россия Президенты Владимир Путин белән «Ел нәтиҗәләре» программасына сорауларны 27 ноябрь төн уртасыннан кабул итә башлаячаклар.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туры эфир 10 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланачак. Программа барышында Владимир Путин узып баручы елга нәтиҗәләр ясаячак, журналистлар һәм Россия халкы сорауларына җавап бирәчәк.

Сорауларны 27 ноябрь 00:00 сәгатьтән алып эфир тәмамланганчы җибәрергә мөмкин булачак.

Моның өчен берничә ысул тәкъдим ителә:

  • Программаның рәсми сайты — moskva-putinu.ru һәм «Мәскәү-Путинга.рф»;

  • 0-40-40 номерына SMS яки MMS аша;

  • 8-800-200-40-40 телефонына шалтыратып (Россия эчендә бушлай);

  • Чит илдән +7-495-539-40-40 һәм +7-499-550-40-40 номерлары аша;

  • Мобиль кушымта, «Одноклассники», «ВКонтакте» һәм MAX социаль челтәрләре аша.

Сорауларны программа тәмамланганчы җибәрергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading