16+

Россия мәктәпләрендә «кинограмотность дәресләре» барлыкка килә

Россия мәктәпләре һәм көллиятләре яңа «кинограмотность дәресләре» проектына кушыла алачак.

Россия мәктәпләре һәм көллиятләре яңа «кинограмотность дәресләре» проектына кушыла алачак.

Ул укучыларны заманча геройлар турында төшерелгән фильмнар һәм сериаллар аша тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Проект Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Педагогларга тәрбия сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш чараларда «Зур ил геройлары» кинопремиясе материалларын кулланырга тәкъдим ителә.

Программага 2026 елгы премиянең шорт-битенә кергән иң яхшы киноэшләр кертелгән. 532 гариза арасыннан сайлап алынган 55 проект арасында:
🎬 10 дней до весны
🎬 Екатерина Великая
🎬 Про людей и про войну
🎬 Комитет
🎬 Тыловики һәм башка проектлар бар.

Оештыручылар сүзләренчә, дәресләрнең төп максаты — балаларны фильм карарга гына түгел, ә геройларның гамәлләрен анализларга, уңай һәм тискәре образларны аерырга, сюжетлар турында фикер йөртергә өйрәтү.

Виктор Хориняк билгеләп үткәнчә, герой темасы бүген дә җәмгыять өчен иң әһәмиятле темаларның берсе булып кала.

Барлык материаллар да «Мотивацияләүче дәресләр» платформасында бушлай урнаштырылачак. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, әлеге программа инде Россиянең 89 төбәген колачлаган һәм мәктәп укучыларының шәхси үсешенә уңай йогынты ясавын күрсәткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading