16+

Россиядә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана

Россия мәктәпләрендә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән дә соңга калмыйча старт алачак.

Россия мәктәпләрендә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән дә соңга калмыйча старт алачак.

Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел 1 сентябрьдә ил буенча 1,5 миллионнан артык бала беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырачак дип көтелә.

Ата-аналар гаризаны берничә ысул белән тапшыра ала: мәктәпкә шәхсән барып, документларны почта аша җибәреп яки онлайн рәвештә Госуслуги порталы аша.

Кабул итүнең беренче этабында өстенлек яшәү урыны буенча мәктәпкә беркетелгән балаларга, шулай ук льготага ия булган категорияләргә бирелә. Әлеге исемлек белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Документлар кабул итүнең беренче дулкыны 30 июльдә тәмамланачак. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда гаризаларны пропискага бәйсез рәвештә тапшырырга мөмкин, әмма мәктәптә буш урыннар булу төп шарт булып калачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading