16+

Россиядә Реклама турындагы законда 1 сентябрьдән нәрсә үзгәрәчәк?

Реклама хакындагы закон 2006 елда үз көченә кергән иде.

Реклама хакындагы закон 2006 елда үз көченә кергән иде.

«Кайбер чикләүләр кертүче закон исә апрель аенда ук кабул ителде, ә 1 сентябрьдән гамәлгә керде. Аннары июльдә аңа карата аңлатмалар да бирелде”, – дип белдерде матбугат очрашуында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов.

Ассызыклап узарга кирәк, бу үзгәрешләргә компанияләр ресурсларында реклама урнаштыруны тыю, телефон шалтыратуларын мәҗбүри маркировкалау, рәсми төстә теркәлмәгән блогерлар һәм VPN-сервисларны рекламалау өчен штрафлар керә. Чикләүләр 1 сентябрьдән соң урнаштырылган рекламаларга кагылачак. Искәртеп узарга кирәк, мисал өчен, пост элегрәк бастырылган булып, аны алга таба тарату буенча чаралар күрелсә, бу шулай ук штрафка китерергә мөмкин, дип ассызыклады Ренат Вәлиәхмәтов.

Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы, “Смарт консалтинг” ҖЧҖ юридик департаменты җитәкчесе Эльвира Сабирова сүзләренчә, контентмейкерларга яңа үзгәрешләрнең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнергә һәм аңларга кирәк.

“Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) сайтында төгәл итеп, мисаллар белән нәрсә реклама булачак, ә нәрсә юк икәне тасвирланган. Блогерларга нинди чик кысаларында эш итә алуларын аңлау мөһим. Һәр конкрет ситуациядә пост анализланачак. Контентмейкерларга беренче вакытта юристлар консультациясе кирәк булачак”,– дип билгеләде ул.

 

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) сайты - https://fas.gov.ru/pages/otvety_po_reklame 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading