16+

Россиялеләр башка банк банкоматлары аша да үз счетларын тулыландыра алачак

2026 елның 1 октябреннән Россиядә яңа сервис эшли башлаячак: гражданнар башка банк банкоматы аша да үз банк счетларын акча белән тулыландыра алачак.

2026 елның 1 октябреннән Россиядә яңа сервис эшли башлаячак: гражданнар башка банк банкоматы аша да үз банк счетларын акча белән тулыландыра алачак.

Бу хакта Россия Үзәк банкы хәбәр итте.

Яңа функция Тиз түләүләр системасы (СБП) ярдәмендә эшләячәк. Әмма әлеге мөмкинлекне куллануга һәр банк мөстәкыйль рәвештә кушылачак.

Яңа сервис буенча берничә чикләү дә каралган:

  • акчаны үзеңнең счетка гына кертергә мөмкин булачак;
  • бер операциядә 25 мең сумнан артык түгел;
  • бер тәүлек эчендә 50 мең сумга кадәр;
  • ай дәвамында 200 мең сумга кадәр.

Шулай ук банклар мондый операцияләр өчен комиссия билгеләргә мөмкин.

Үзәк банк фикеренчә, яңа мөмкинлек клиентларга үз банкларының банкоматын эзләп йөрмәскә һәм счетларын уңайлырак тулыландырырга ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading