16+

Россиянең иң зур чатырлы лагере - Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде

Изге Биләр җирендә «Сәләт Биләр Форум» сменасы башланды

Изге Биләр җирендә «Сәләт Биләр Форум» сменасы башланды

Изге Биләр җирендә «Сәләт Биләр Форум» сменасы старт алды. Быел «Сәләт» берләшмәсе 30 еллыгын, ә форумнар 15 еллыгын билгеләп үтә. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан килгән 800гә якын баланы берләштерә.

Форумда фән, иҗат һәм сәнгать, спорт юнәлешләре тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Анда «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият» һәм «Саба» профильле аланнарында катнашучылар җыелды.

Форум программасында остаханәләр, воркшоплар, ачык очрашулар, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар каралган. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив белем бирү сессияләре узачак.

«Сәләт Биләр Форум» Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза. Смена 11 июльгә кадәр дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading