Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада төзелеш өлкәсендә 86 меңнән артык кеше мәшгуль, бу тармак ел саен тотрыклы икътисади үсеш күрсәтә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы биш елда төзелеш күләме 2,5 тапкырга артты, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу биш ел эчендә 15 млн. кв. метр торак төзелде, дүртенче ел рәттән төбәктә 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 610 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Бу чорда республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында 22 меңнән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, мондый күләмнәргә без ил Хөкүмәте һәм ил Президенты Владимир Путин ярдәменнән башка ирешә алмас идек, диде Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар