Барлыгы 11 айфон һәм 2 машина уйнатыла.
Хәзерге вакытта инде 3 айфон һәм төп призларның берсе - Солерс- ST8 автомобиленең бәхетле ияләре билгеле булды. Беренче айфон Чирмешәннән Надежда Капитоновага эләкте, икенчесен - Чистайдан Алсинә Зарипова, өченчесен Кама Тамагы Кариле авылыннан Ләлә Дәминова отты. 12: 00дә уйнатылган беренче автомобиль Әлмәт шәһәреннән Маргарита Трегубенкога эләкте.
#Всейсемьейнавыборы #Татарстаналга фотоконкурсының алып баручысы Артур Кортес бәйгенең төп шартларын искәртеп узды. Фотосурәткә гаилә белән төшәргә, фотода кимендә 2 кеше булырга тиеш. Фотографиядә шулай ук сайлау участогы күренергә тиеш. Гаиләнең 1 әгъзасында булса да махсус беләзек булуы шарт. Алга таба бу фотографияне ВКонтактедагы үз битегездә урнаштырырга кирәк. Ул фейк түгел, чын, аватарлы булырга һәм #Всейсемьейнавыборы #Татарстаналга хештегы куелырга тиеш. Шуның белән автомат рәвештә бәйгедә катнашучылар билгеләнә һәм алар арасында бүләкләр уйнатыла.
12.00гә булган мәгълүматлар буенча, 26286 катнашучы булган, кичкә бу сан 5 тапкырга артыр дип көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар