16+

«Срочник»ларны янгын сүндерү бүлекчәләренә җибәрәчәкләр

Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте.

Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте.

Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә чакырылучыларга федераль янгынга каршы хезмәтнең хәрби бүлекчәләрендә хезмәт итәргә рөхсәт бирүче закон кабул итте.

Яңа тәртип буенча, срочникларны янгын сүндерү бүлекчәләренә җибәрергә мөмкин булачак. Бу тармактагы кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр дип көтелә.

Моннан тыш, янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең вәкаләтләре киңәйтелә. Алар аеруча мөһим һәм ябык объектларда гына түгел, ә гадәти торак пунктларда да янгыннарны сүндерү һәм коткару эшләрен башкару мөмкинлегенә ия булачак.

Закон авторлары үзгәрешләрне кешеләрне һәм предприятиеләрне яклауны көчәйтү зарурлыгы белән аңлата. Бу, шул исәптән, кораллы конфликтлар барган районнарда һәм аларга якын территорияләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading