16+

Табиблар яңа йөрәк “бүләк иткән”

33 яшьлек ир-ат 10 ел элек ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм клиник үлем кичергән, авыру йөрәккә аритмия һәм миокардит рәвешендә катлаулану биргән.

33 яшьлек ир-ат 10 ел элек ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм клиник үлем кичергән, авыру йөрәккә аритмия һәм миокардит рәвешендә катлаулану биргән.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә беренче тапкыр йөрәк күчереп утыртканнар. 33 яшьлек ир-ат 10 ел элек ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм клиник үлем кичергән, авыру йөрәккә аритмия һәм миокардит рәвешендә катлаулану биргән.

Пациент кардиологта күзәтүдә булган, ләкин бу җәйдә ул яңадан үпкә ялкынсынуын кичергән һәм бу кабат йөрәгенә “бәргән”. Моннан соң органны күчереп утыртудан тыш чара калмаган, ир-атны орган көтүчеләр исемлегенә керткәннәр. 

Пациентны 30 августта Мәскәүдә кабул итәргә әзер булганнар, ләкин июль уртасында кирәкле донор органы Казанда табылган. Операция 6 сәгать дәвам иткән. 

- Операциядән соң беренче сулышымны хәтерлим – башта бик авыр иде. Ә икенче сулыш алганнан соң йөрәк үземнеке төсле тибә башлады. Операциядәнүземне яхшы хис иттем. Табибларга бик зур рәхмәт –сәламәтлегем белән шөгыльләнүчеләрнең барысының да куллары алтын, - ди пациент. 

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда йөрәк күчереп утыртуларны Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, шулай ук Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә башкаралар. 7 нче номерлы хастаханә республикада йөрәк трансплантациясе үткәрелгән өченче медицина оешмасы.

Республикада 2025 ел башыннан август уртасына кадәр 42 бавыр, 56 бөер, 15 йөрәк трансплантациясе үткәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading