16+

Татарстан балаларны Кырымдагы лагерьларга җибәрүне туктата

Кырым хакимияте тәкъдиме буенча, Татарстан 1 сентябрьгә кадәр балаларны республика территориясенә ялга җибәрүне туктатып тора, дип хәбәр итә Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы.

Кырым хакимияте тәкъдиме буенча, Татарстан 1 сентябрьгә кадәр балаларны республика территориясенә ялга җибәрүне туктатып тора, дип хәбәр итә Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксёнов указы белән Кырымдагы балалар лагерьларында алдагы сменалар гамәлдән чыгарылды.

«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырымның ике лагеренда урнашкан, һәм алар барлык кирәк-яраклар: кайнар азык, эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән. Җәйне диңгезгә уздырырга планлаштырган барлык балалар өчен альтернатив вариантлар тәкъдим ителәчәк: Краснодар краендагы диңгез яр буйларында, йә акча кире кайтарылачак. Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә. Ата-аналар 8(843) 292-29-19 телефоны буенча кайнар линиягә шлатырата ала”, – дигән яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading