Исемлекне республиканың Лаеш районыннан «Казан май комбинаты» фирмасы (629 хокук бозу очрагы һәм 421 транспорт чарасы) һәм Әлмәт районыннан «ТРАНСКОМ-ЛОГИСТИКА» компаниясе (565 хокук бозу очрагы һәм 639 транспорт берәмлеге) йомгаклый. Әлеге 10 фирма гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен 8468 тапкыр бозган.
Әлеге саннарга күз салып та, республика юлларындагы вазгыятьның ни чаклы катлаулы икәнен аңларга була. Юл һәлакәтләре, нигездә, каршы якка чыгу, исерек килеш рульгә утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында килеп чыга. Әмма араларында иң еш очраганы – каршы якка чыгу аркасында килеп чыккан фаҗигаләр.
Комментарийлар