16+

Татарстан контрактчыларны Россиянең төрле хәрби частьләренә җибәрә

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә баручылар Россиянең төрле төбәкләрендәге хәрби берләшмәләргә һәм частьларга җибәрелә.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә баручылар Россиянең төрле төбәкләрендәге хәрби берләшмәләргә һәм частьларга җибәрелә.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республика контрактчыларны билгеле бер юнәлеш белән генә чикләми һәм аларны Россиянең төрле хәрби частьләренә җибәрә.

Татарстанда контракт төзегән хәрби хезмәткәргә 2,9 млн сумга кадәр түләү каралган. Аның 2,5 млн сумын республика, 400 мең сумын Россия Оборона министрлыгы түли. Аерым очракларда предприятиеләр яки югары уку йортлары тарафыннан өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин.

Башка төбәкләрдән килгән кандидатларга да ярдәм күрсәтелә. Аларны аэропортларда, тимер юл вокзалларында һәм автостанцияләрдә каршы алалар, урнаштыралар, өч тапкыр җылы аш белән тәэмин итәләр һәм медицина тикшерүен узуда ярдәм итәләр.

Контракт төзегәннән соң кандидатларны поезд, самолет яки автобус белән хәрби частьларга озатып куялар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading