16+

Татарстан күп балалы гаиләләргә ипотека түләүләре буенча ярдәм алучылар арасында

Татарстан күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын каплау өчен 450 мең сумга кадәр федераль түләү рәсмиләштерү буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керде.

Татарстан күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын каплау өчен 450 мең сумга кадәр федераль түләү рәсмиләштерү буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керде.

2019 елдан бирле әлеге ярдәм чарасын Россия буенча 1 миллионнан артык гаилә алган. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2026 елның сентябренә илдә күп балалы гаиләләр саны 3,05 миллионга җиткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда якынча 16 процентка күбрәк. Ул вакытта Россиядә 2,6 миллион күп балалы гаилә исәпләнгән.

Күп балалы гаиләләрне исәпкә алу 2024 елның 28 декабреннән — федераль реестр эшли башлаганнан алып алып барыла. Шул ук елда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә күп балалы гаилә статусы чикләнмәгән вакытка бирелә башлады.

Хезмәт министрлыгында гаиләләр саны артуны федераль һәм төбәк ярдәм чаралары системасы белән бәйлиләр. Алар арасында ана капиталы, бердәм пособие, ипотеканы каплауга 450 мең сумга кадәр түләү, еллык гаилә түләүләре һәм «Гаилә» милли проекты кысаларындагы башка ярдәм чаралары бар.

Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елдан ипотека түләүләре буенча дәүләт ярдәменең гомуми күләме 446,7 млрд сум тәшкил иткән. Татарстаннан тыш, әлеге субсидиягә Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Ингушетия, Свердловск өлкәсе, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Краснодар крае һәм Дагыстан күп балалы гаиләләре дә актив мөрәҗәгать итә.

Деньги. Фото: ТИ

Ярдәм итүнең төбәк чаралары да гамәлдә

Алар арасында өченче һәм аннан соңгы бала туганда бирелә торган түләүләр һәм торак мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү программалары бар. Моннан тыш, республикада берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 100 мең сумга кадәр арттырылды.

Шул ук вакытта күп балалы гаиләләр санының артуы бары тик туучылар саны белән генә аңлатылмый. Экспертлар фикеренчә, күрсәткечкә күп балалы гаилә статусын алу мөмкинлеге бирелгән категорияләрнең киңәюе, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләр саны артуы да йогынты ясый.

Белгечләр шулай ук күп балалы гаиләләрне исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләрнең статистикага тәэсир итүен билгеләп үтә. Россиядә өченче һәм аннан соңгы балалар тууының гомуми коэффициенты исә 2025 ел нәтиҗәләре буенча бер хатын-кызга 0,36 балага кадәр кимегән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading