16+

Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәренә 1әр млн сум түләнәчәк

Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында бер мәртәбә бирелә торган түләү алачак.

Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында бер мәртәбә бирелә торган түләү алачак.

Белгечләр халык саны 50 меңнән артмаган торак пунктларга эшкә күчә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр итә.

Программада катнашучыларга 1 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Әлеге акчаны торак сатып алуга, аны төзекләндерүгә, шулай ук яңа эш урынына күченү һәм урнашу белән бәйле башка чыгымнарга тотарга мөмкин.

Программаны гамәлгә ашыруга быел республикада 50 млн сум акча каралган. Шуның 27 млн сумы федераль бюджеттан, 23 млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы Россиядә 2025 елда РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшли башлады. Ул авылларга, поселокларга һәм кече шәһәрләргә белгечләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән федераль программалар системасының бер өлеше булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading