Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә барлык сайлау участоклары ябылды.
Скопировать ссылку
Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә барлык сайлау участоклары ябылды.
Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен), шәһәр һәм район Советлары депутатларын сайлауларда, Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү тәмамланды.
Бердәм тавыш бирү көне дәвамында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 800дән артык хәбәр кергән, аларның барысы да мәгълүмати-белешмә характерында булган, шикаятьләр килмәгән. Сайлау участоклары ябылганнан соң сайлау комиссияләре әгъзалары тавышларны санауга керештеләр.
Комментарийлар