16+

Татарстанда давыл кисәтүе: җил тизлеге 26 м/с кадәр җитәчәк

Татарстан территориясендә көчле җил аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде.

Татарстан территориясендә көчле җил аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде.

Белдерү Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасы аша таратылды.

Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматларына караганда, 27 апрель көнне көндез һәм кичен республикада, шул исәптән Казанда да, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны саклык чараларын үтәргә чакыра: реклама конструкцияләре, агачлар һәм электр линияләре астында тормау, балаларны игътибар белән күзәтү, шулай ук өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү зарур.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә һава торышы тотрыксыз булачак. Сишәмбе, 28 апрельдә, болытлы һава, яңгыр һәм юеш кар көтелә, төнлә явым-төшем урыны белән көчәячәк. Төнге температура -1дән +3 градуска кадәр, көндез исә +10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 29 апрельдә, аязучан болытлы һава сакланачак. Бераз явым-төшем, төнлә юеш кар явуы ихтимал. Җилнең тизлеге 7–12 м/с, кайбер вакытта 17 м/с кадәр көчәюе көтелә. Төнлә температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading