16+

Татарстанда «Герой янәшә – Герои рядом» II ачык әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Герой янәшә – Герои рядом» II ачык әдәби конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Герой янәшә – Герои рядом» II ачык әдәби конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, патриотизмны үстерү һәм батырлык үрнәкләрен әдәбият аша яктырту максатыннан үткәрелә.

Бәйгене Татмедиа массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татар китап нәшрияты оештыра.

Конкурска 2022 елдан соң язылган, моңа кадәр башка конкурсларда игълан ителмәгән әдәби әсәрләр кабул ителә. Алар Татарстанда туып-үскән кешеләрнең фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы һәм патриотлыгы турында, махсус хәрби операция бурычларын үтәү темасына багышланырга тиеш.

Катнашучылар эшләрен рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим итә ала:

* «Повесть»
* «Хикәя»
* «Поэма яки шигырьләр циклы»
* «Очерк»

Быел конкурс программасына яңа «Роман» номинациясе дә кертелде.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләре буенча эшләр 2026 елның 1 августына кадәр, ә «Роман» номинациясенә 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны http://konkurs@tatkniga.ru электрон почтасына «Герой янәшә – Герои рядом» ачык әдәби конкурсы билгесе белән җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: **8 (843) 519-45-39**.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2026 елның 9 декабрендә узачак. Быел конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңгән әсәрләр 2026 елда социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында басылып чыгачак. Ә «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнең әсәрләре 2027 елда нәшер ителәчәк.

Узган ел хезмәттәшебез, журналист Лилия Гайнуллина «Очерк» номинациясе буенча жиңү яулаган иде, ә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе махсус диплом белән бүләкләнде. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading