16+

Татарстанда гражданнар кабул итүгә килгән ир-ат барысын да шаккатырган

Сөйгәненә тезләнеп тәкъдим ясаган!

Сөйгәненә тезләнеп тәкъдим ясаган!

Татарстанда гражданнарны кабул итү вакытында гадәти булмаган һәм романтик вакыйга булган. Килүчеләрнең берсе сөйгәненә бөтен кеше алдында кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән.

Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская MAX каналында хәбәр иткән.

Ир-ат кабул итүгә үз мәсьәләсе белән килгән. Әмма шушы мөмкинлектән файдаланып, сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим итәргә дә булган. Ул хатын-кыз каршына тезләнгән һәм иң мөһим соравын биргән.

«Бүген без мөһим мәсьәләләрне генә түгел, бәлки тагын бер бәхетле гаилә тарихын да хәл итәргә булыштык булып чыга», – дип язган Сәрия Сабурская.

Вәкаләтле вәкил яшь парны котлап, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading