16+

Татарстанда һава торышы кискен начарланды: ЮХИДИ юлга чыкмаска чакыра

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, республика халкын ерак сәфәрләрдән тыелып торырга чакыралар.

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, республика халкын ерак сәфәрләрдән тыелып торырга чакыралар.

Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Белгечләр мөмкин кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси транспорттан вакытлыча баш тартырга киңәш итә.

Әгәр инде юлга чыгарга мәҗбүр булсагыз, ЮХИДИ түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә өнди:

  • куркынычсыз тизлек сайлагыз

  • дистанцияне арттырыгыз

  • кискен маневрлар ясамагыз

  • куркынычсызлык каешларын кулланыгыз

  • яктырту приборларын кабызып йөрегез

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Әлмәт районы территориясендә апрель аенда кар яуган. Уңайсыз һава шартлары аркасында:

  • Р-239 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнгән

  • Алексеевск – Әлмәт юлында барлык транспорт төрләре өчен дә вакытлыча чикләүләр кертелгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, начар һава шартлары иртәгә кадәр сакланырга мөмкин.

Хәвефсезлекне онытмагыз: юлда сак булу — сезнең һәм башкаларның гомерен саклый. 

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading