16+

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә яңа ярдәм: ай саен 100 мең сумга кадәр түләү каралган

Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары көчәйтелде.

Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары көчәйтелде.

Әгәр гаиләдә инвалид бала булса яки ата-аналарның берсе инвалид булып саналса, дәүләттән өстәмә финанс ярдәм каралган. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, мондый гаиләләрнең кереме гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 16 098 сум дәрәҗәсенә җиткерелә. Шуның нәтиҗәсендә, мәсәлән, алты кешелек гаилә ай саен 100 мең сумга якын ярдәм ала ала.

Әгәр гаиләнең гомуми кереме билгеләнгән күрсәткечтән түбән булса, дәүләт түләүләрне индивидуаль рәвештә исәпли. Моннан тыш, катлаулы хроник авырулары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә дә өстәмә ярдәм күрсәтелә — аларның керемнәре төбәк яшәү минимумына кадәр күтәрелә.

Матди ярдәм белән беррәттән, инвалид балалы гаиләләр социаль хезмәтләр комплексына да исәп тота ала. Татарстандагы тернәкләндерү үзәкләрендә балалар елына ике тапкыр стационар дәвалану уза ала. Реабилитация курсы баланың диагнозына карап 21 көннән 50 көнгә кадәр дәвам итә.

Түләүләр һәм социаль хезмәтләр алу өчен гаризаны «Госуслуги» порталы аша, МФЦда яки Россия Социаль фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading