16+

Татарстанда «Макс» мессенджерында Цифрлы ID рәсмиләштергән пенсионерлар саны ике тапкыр арткан

Татарстанда өлкән буын арасында «Макс» мессенджерындагы Цифрлы ID сервисына кызыксыну арткан.

Татарстанда өлкән буын арасында «Макс» мессенджерындагы Цифрлы ID сервисына кызыксыну арткан.

Хәзерге вакытта электрон профильне 53 меңгә якын пенсионер рәсмиләштергән. Июнь ае белән чагыштырганда, аларның саны ике тапкыр арткан.

Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада 20 меңнән артык күп балалы гаилә Цифрлы ID рәсмиләштергән.

Кәгазь документлар урынына — смартфондагы QR-код

Цифрлы ID сервисы берничә кәгазь документны электрон форматта тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Алар арасында паспорт, СНИЛС, мәҗбүри медицина иминияте полисы, ИНН, машина йөртү таныклыгы, күп балалы гаилә таныклыгы, студент билеты һәм пенсионер таныклыгы бар.

Сервис ярдәмендә шәхесне, яшьне яки ташламалардан файдалану хокукын тиз расларга мөмкин. Моның өчен смартфондагы QR-кодны оешма хезмәткәренә яки кассада күрсәтү дә җитә.

Хәзерге вакытта Цифрлы ID Татарстанның 213 мәдәният учреждениесендә эшли.

Сервис республикадагы 161 кунакханәдә дә кулланыла. Бу кунакларга теркәлү вакытында кәгазь документлар эзләп йөрмәскә мөмкинлек бирә. Администраторларга да шәхси мәгълүматларны кулдан компьютерга күчерергә кирәкми — кирәкле мәгълүмат QR-код ярдәмендә берничә секундта алына.

макс. фото ТИ

Цифрлы ID ны ничек рәсмиләштерергә?

Сервисны куллану өчен:

1. «Макс» мессенджерын йөкләп, экранның аскы өлешендәге «Цифрлы ID» бүлеген ачарга.

2. «QR булдырырга», аннары «Документлар өстәргә» төймәләренә басарга.

3. Мәгълүматларны яклау өчен биометрия буенча керү функциясен кабызырга.

4. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша шәхесне расларга.

Цифрлы ID кулланганда мессенджерны ачып, кирәкле QR-кодны күрсәтү җитә. Куркынычсызлык максатыннан код 30 секунд саен яңартыла һәм аны рәсмиләштергән кешенең җайланмасында гына эшли.

  • Цифрлы сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Аның максаты — халык өчен уңайлы һәм аңлаешлы цифрлы хезмәтләр булдыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading