Бер атна эчендә төбәктә 12 759 очрак теркәлгән.
Татарстанда гыйнварның соңгы атнасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 13% ка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, узган атнада төбәктә ОРВИ һәм гриппның 12 759 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч алдагы атна дәрәҗәсеннән югарырак, әмма үсеш сизелерлек түгел.
Шул ук вакытта авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 38% ка түбән кала. ОРВИ очракларының артуы күбесенчә 14 яшькә кадәрге балалар арасында күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар