16+

Татарстанда температура аермасы 22 градуска җитәчәк

Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана: көндез +12 градуска кадәр булса, төнлә суыта.

Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана: көндез +12 градуска кадәр булса, төнлә суыта.

Бүген, 19 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Синоптиклар фаразлавынча, температура фоны күтәрелүен дәвам итә, ә көндезге һәм төнге күрсәткечләр арасындагы аерма 22 градуска кадәр җитәчәк. Бу хакта «Татар Информ» хәбәр итә. 

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем көтелми. Иртә белән төнлә төшкән томан таралачак.

Җил үзгәрүчән юнәлештә секундына 2–7 метр тизлек белән исәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, шул исәптән Казанда да, юлларда урыны белән көчле бозлавык күзәтеләчәк.

Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә +4…+9 градуска кадәр җылыначак, ә кайбер көнчыгыш районнарда температура +12 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда көндез +9…+11 градус көтелә.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, якындагы көннәрдә дә аномаль җылы һава торышы сакланачак һәм яңа рекордлар ихтимал. Әмма ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сүзләренчә, республикага яңадан салкыннар кайтырга мөмкин.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading