16+

Татарстанда вейпларны биш елга тыю тәкъдим ителә

Татарстан парламенты республикада вейпларны ваклап сатуны вакытлыча тыю турындагы закон проектын караячак.

Татарстан парламенты республикада вейпларны ваклап сатуны вакытлыча тыю турындагы закон проектын караячак.

Закон проекты авторларының берсе — Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.

Документ нигезендә Татарстанда электрон никотин китерү системаларын, шулай ук алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуны биш елга тыю тәкъдим ителә.

Мондый чикләү төбәкләргә вейплар сатуны тыю хокукы биргән яңа федераль закон нигезендә кертелә.

Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, инициативаның төп максаты — никотинлы продукциянең таралуын, аеруча яшьләр арасында куллануны киметү.

Тыю җылытыла торган тәмәке продукциясенә һәм электрон никотин китерү системаларына кермәгән башка төр тәмәке продукциясенә кагылмаячак.

Хәзерге вакытта закон проекты парламентарийлар тарафыннан өйрәнелә. 13 октябрьдә документ профильле комитет утырышында каралачак һәм беренче укылышка әзерләнәчәк.

Закон кабул ителгән очракта, чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, Россиядә балигъ булган кешеләрнең 62 процентының тәмәке тарту тәҗрибәсе бар. Вейп кулланучылар өлеше — 9 процент.

Электрон сигаретларның төп аудиториясе — эре шәһәрләрдә яшәүчеләр.

вейп. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading