ТР Гидрометүзәге белгечләре Татарстанда якындагы сәгатьләрдә һава шартларының начараюы турында ашыгыч кисәтү таратты.
«15 декабрь кичендә, 16 декабрь төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начарланачак», — диелә ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, кайбер районнарда тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр булган көчле җил фаразлана. Казанда аның тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар