16+

«Тазлы тормыш» башланды: россиялеләр кайнар су сүнгәч ничек юынуларын сөйләгән

Россия төбәкләрендә елдагыча кайнар суны планлы рәвештә сүндерү сезоны башланды.

Россия төбәкләрендә елдагыча кайнар суны планлы рәвештә сүндерү сезоны башланды.

Күпләр өчен бу чор кәстрүлләрдә су җылыту, таз күтәреп йөрү һәм мунча эзләү вакыты. Соңгы сораштыру күрсәткәнчә, россиялеләрнең яртысыннан күбесе әле дә «иске ысул» белән юынырга мәҗбүр.

KP.RU үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның 51 проценты кайнар су булмаганда тазлар һәм кәстрүлләр куллануын әйткән. Күпләр суны газ өстендә җылытып, чиләкләп юынуын яшерми.

Шул ук вакытта 6 процент кеше үзләрен «чыныккан» дип саный, алар суны җылытмыйча ук салкын су белән юына икән. Ә 4 процент респондент фитнес-клублардагы душларга яки мунчаларга йөрүне кулайрак күрә.

Тагын 2 процент кеше бу чорда бөтенләй өйдән китеп торуын әйткән: кемдер дачага күчә, кемдер туганнарына барып яши.

Сораштыруда катнашучыларның калган 4 проценты «башка вариант» сайлаган, алар арасында су җылыткыч кулланучылар да, кунакка йөреп юынучылар да бар.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасында искәртү ясаганнар: әгәр кайнар суны вәгъдә ителгән вакытта бирмәсәләр, шәһәр порталында гариза калдырырга яки диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сораштыру KP.RU сайтының социаль челтәрләрдәге язылучылары арасында үткәрелгән. Анда 1,3 мең кеше катнашкан.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading