16+

Фәрит Бикчәнтәев: «Театр бүгенге көн проблемаларына интуитив рәвештә җавап бирә»

КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Tataristica» фәнни-белем үзәге татар дөньясы өчен актуаль темаларны уртага салып сөйләшү мәйданы булдырды.

Фәрит Бикчәнтәев: «Театр бүгенге көн проблемаларына интуитив рәвештә җавап бирә»

КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Tataristica» фәнни-белем үзәге татар дөньясы өчен актуаль темаларны уртага салып сөйләшү мәйданы булдырды.

Тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелеш юлларын эзләү, конкрет тәкъдимнәрне резолюция чыгарып, югарыдагыларга җиткерүне күз уңында тота ул. Мондый сөйләшүләр биредә ай саен узачак дип белдерә аны оештыручылар. Беренче очрашуда «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вазгыять, алымнар» дигән темага сөйләштеләр. Түгәрәк өстәлне филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова алып барды.

Акыл мәйданы

- 60нчы елларда Нәкый Исәнбәткә: «Татар милләте ничек итеп гасырлар буе үзен саклап килгән?» - дип сорау биргәч, ул: «Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калган», -дип җавап биргән. Сезнеңчә, бүген татарны нинди өлкә саклап кала ала һәм нәрсәгә аеруча басым ясарга кирәк? - алып баручы куйган әлеге сорау сөйләшүнең төп юнәлешен билгеләде.

- Милләтебезнең иң беренче максаты: исән-­имин калу. Һәм шуңа таянып, дәүләтебезне аякка бастыру. Шушы юнәлештә барсак, безнең стратегиябез дөрес була. Динебез - милләтне саклап калган төп көч, - диде сәясәтче, Татарстан республикасы Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.



Телне саклауда дини факторның роленә, ислам традицияләренә Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә тукталды.
- Бүген без ислам яңарышы дип шатланабыз. Ислам факты безнең тормышыбызда нинди роль уйнарга тиеш? Аны конкрет җирлектә тормышка ашыру - барыбызның да, зыялыларның да проблемасы. Революциягә кадәрге чор белән чагыштырсак, анда татар белән мөселманны бүлеп карамаганнар. Бүген ул бүленгән, - ди ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та дин телебезне саклап калган факторларының иң өлкәне, иң кирәклесе - без инде башка диндә булсак, эреп югалган идек, дисә дә, «динне буган елларда» телне саклауда театрларга да өлешне мулдан бирде.

Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова татар зыялыларын бергә җыеп шушы сөйләшүне оештыручыларга рәхмәт җиткерүдән башлады сүзен. Әлеге очрашуны ул милләтне коткарырга юл эзләүче «акыл мәйданы» дип бәяләде. Һәм «Милләт үзенең милли дәүләте булганда гына исән кала!» дип, электән булган позициядә калуын белдерде.

- Без хәзер җавап эзлик: шушы дәүләтсез шартта милләтне ничек саклап калырга? Менә сез дөрес әйттегез: патша заманы булган, совет заманы булган - милләт бетмәгән бит. Дин ул - һәркемнең намус эше. Бөтен милләтебезне саклап кала торган урыныбыз - милли мәгариф, милли мәктәп. Патша заманында да безнең милли мәгариф системабыз булган. Милли мәктәпләребез ябылмаган, анда патша түрәләре баш та тыга алмаган, - дип, Фәүзия Бәйрәмова милли мәктәпләрнең ябылуын иң зур югалту дип атады. - Ата-ана, югары белем алсын, дип, баласын урыс мәктәбенә бирә, аннан ул телсез булып чыга. Менә шулай итеп, без милләтне югалтабыз, - ди һәм ул моның өчен безнең законнарыбыз бар дип, милли мәгарифкә, милли университетка кире кайтырга чакырды. Халыкның милли аңын үстерә алмаганга, иҗтимагый оешмаларга да «эләкте».



Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев алгы сызыкны этно-мәдәни, милли идеяләрдә күрә.
- Милләт өчен дәүләтчелек кирәк дигәнне мин еш ишетәм. Дәүләт кирәк. Аны Исхакый да әйтте. Әмма мин бу тезисны бервакытта да кабатламыйм. Чөнки балалар да, яшьләр дә уйлый: әһә, дәүләт юк... ­милләткә карата Россия законнары үтәләме, татар кешесе булган программаларны гамәлгә ашыруда катнашамы-юкмы дигәндә, әлбәттә, үтәлми, - ди ул һәм Арча районы башлыгы урынбасары белән булган бер сөйләшүне мисал итеп китерә: Арчадагы яңа гимназиягә көчкә-көчкә 14 бала тапканнар. - Ата-аналарда милли үзаң таркалу аркасында, милләткә омтылу 90нчы еллардагы кебек түгел.

Диагноз куелды

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның сүзе һәрвакыт дәлилле була. Без бүген үз телебезгә үзебез хуҗа түгел, дип, ул бүгенге вазгыятьне аяк-кулны бәйләгән хәлдә агымга йөзү белән чагыштырды. Хакыйкать ни кадәр куркыныч булмасын, авырудан, яман чирдән котылу өчен аңа дөрес диагноз кую кирәк, ди ул. Һәм авыруның төп сәбәбе итеп Россиянең милли сәясәтен атый.

- Аның төп юнәлеше - берничә буын эчендә бер телле дәүләт ясау. Һәм ул яшерелми. Шуңа юнәлтеп, безнең күпме хокукларыбыз тартып алынды. Язма телебезгә без хәзер хуҗа түгел. Сөйләм телебез дә чикләнгән. БДИ дигән нәрсәнең мәгънәсен аңлап бетермибез. Ана телендә укып, имтиханны рус телендә бирү ягъни. Ул - балаларны укуын дәвам итү өчен үз теленнән баш тартырга мәҗбүр итү дигән сүз. Мондый законны бер тарихчы да, бер ил мисалында да китермәс.
Дөньяда булган хәл түгел. Ирексезләп, әйтмичә генә, әйләнеп үтә торган юл белән, халыкны үз теленнән ваз кичтерү. Димәк, безгә шул законнар белән көрәшергә кирәк. Нинди көч ярдәмендә? Безнең хакимият органнары бар. Дәүләт Советының һәр сессиясе саен бу мәсьәлә күтәрелергә тиеш. Россия Думасында депутатларыбыз бар. Нигә һәрберсе безгә каршы кабул ителгән законнарны кабул иткәндә, «әйе» дип тавыш бирә? Берсе-бер төзәтмә белән чыкканы юк, берсе-бер чыгыш ясаганы юк, берсе-бер кнопкага «каршы» дип басканы юк, - дип, депутатларны да утлы табага бастырып алды Фәндәс ага.

Язучы Ркаил Зәйдулла үз чиратында милләтне саклау ниятеннән бөтен татар дөньясыннан талантлы балаларны җыеп, туплап заман таләпләренә җавап бирердәй мөмкинлекләре, технологияләре булган элиталы милли мәктәп кирәклегенә басым ясады.

- Милли үзаң ул - беренче чиратта, тел дигән сүз. Тел мәгърифәтсез булмый. Башкортстанда бу мәктәпләр совет чорында ук бар иде. Анда укучылар хәзер башкортларның элитасын тәшкил итә. Шушы сөйләшүдән файдаланып, әгәр мондый тәкъдим белән Президентка чыксак, бу конкрет бер эш булыр иде, - ди ул.

- Бу темага сөйләшүләр, күп очракта, милли мәгарифкә кайтып кала. Республиканың узган елгы социаль икътисади үсеш стратегиясе кысаларында, милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде, - ди Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова һәм конкрет гамәлләр планын тормышка ашыру максатыннан беренче чиратта республикадагы барлык муниципаль идарә җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән сөйләшүләр узуы хакында җиткерде. Бүгенге көндә яңа мәктәпләр төзелә, шуларның берсен татар мәктәбе итү турында сөйләшүләр бара икән.

Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәр­җани исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре Дамир Исхаков, демократия булмаганда, бер мәсьәләне дә чишеп булмый, ди.
- Ә демократияне кайтару милләт аяк терәп тормаса булмый. Мәгариф системасы да безнең кулда түгел. Татарстаннан читтә эшләр яхшы бара, диләр. Юк. Әйтик, 1990 еллар башында Төмән өлкәсендә 95кә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер исә дүрт-биш кенә калды. Татарстан эчендә сак­ларга тырыштылар мәктәп­ләрне, әмма һәрбер район үзәгендә дә татар мәктәбе юк, - ди тарихчы.



Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның чыгышы кемнекенә караганда да оптимистрак иде. «Зур шәһәрнең миллилеге юк, дибез икән, бу очракта, менә шул шартларда ни эшли алабыз?» - дигән соравына ул: «Болар безнең көчтән килерлек эшләр, моның өчен ачык структуралар кирәк», - дип, үз схемасын тәкъдим итте. Татарча тәрҗемә үзәкләре ачу; интернет ресурсларны эшкә җигеп, курслар ачу кирәклеге, аларны киләчәктә «үстереп» булуы турында; ­шәхси татар балалар бакчасын төзү әһәмияте; яшь галимнәргә стипендияләр булдыру, фондлар ачу зарурлыгына басым ясады Тәбрис. Аныңча, интернет, мәгариф һәм сәнгать үз эшен эшләргә сәләтле.

Оптимистлар булыйк

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бик­чәнтәев исә мондый «чишелмәслек сыман тоелган проблема»лар янында үзенең югалыбрак калуын яшермәде. Тел, милли тәрбия димәктән, ул татарның үз телен кирәксенмәвен баласын яхүд мәктәбенә биргән танышы мисалында да сөйләде. Баласын мәктәп янында көтеп торган танышына: «Нишләп монда укый соң ул?» - ди икән дә, тегесе: «Татар теле белән нишләсен ул», - дип җаваплаган.

- Мин аптырап калдым. Безнең театрда көн дә спектакльләр. Залда - 80 процент яшьләр. Бу яклап төшенкелеккә биреләсе килми. Театр бүгенге көн проблемаларына интуитив рәвештә җавап бирә, - ди ул.

Tатар тарихы белгече, галим Искәндәр Гыйләҗев исә янәдән методик яктан камил эшләнгән дәреслекләр проблемасын, кабат кайтып, шул ук элиталы мәктәп мәсьәләсен күтәрде. Чит мәмләкәтләрдә татарны таныту өчен, Европада татар милләтенә симпатия белән карау­чылар белән мөгамәлә урнаш­тырырга да кирәктер, юкса безне чи ит ашаучы бер кыргый халык буларак белүчеләр бар, дигән фикерне дә җиткерде ул.

«Пар чыгарабыз. Таралышыйк!» - дип очрашуга нокта куярга җыенса да, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бер үк вакытта Фәүзия Бәйрәмованың сүзләре белән 146 процентка килешүен белдерде. «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррие Миңназыйм Сәфәров «ноктаны» сүз куәтен, сүз көчен белгән журналист буларак куйды: «Әнкәй, әйткән белән әйтмәгән бер булмый, дия торган иде. Халыкны үтерәсең килсә, башта аның фикерен үтерергә кирәк», - дип, ул вазгыятьне үзгәртер өчен халыкка сыйфатлы матбугат тоттырырга кирәклеген тәкрарлады. Индус Таһиров та, очрашуга йомгак ясап, мондый сөйләшүне сукрануга әйләндермәскә чакырды, Фәндәс Сафиуллин да оптимист: «Дөнья безнең файдага үзгәрәчәк», - ди.

Ике сәгатьтән артык дә­вам иткән сөйләшүне Казахстанның Астана, Кыргызстанның Бишкәк, Россиянең Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре дә турыдан-туры күрә алдылар. Киләсе очрашу 19 апрельдә узачак. Темасы: «ХХI гасыр һәм Тукай».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading