Шәһри Казан

Хөрмәткә лаек чын каһарман

Ходай биргән сәләт. Рәссам Хуан Гофу хакында да шулай әйтеп булыр иде. 4 яшь чагында бик көчле ток сугып, шундук ике кулсыз калган ул. Шулай булуына карамастан, кечкенәдән рәссам булырга хыяллана малай.

Һәм 12 яшендә әлеге хыялын тормышка ашыра - аяклары һәм авызы ярдәмендә картиналар яза башлый. Каты авырып киткән әтисенә ярдәм итү ниятеннән беренче эшен сатканда 18 яшь була аңа. Хәзер рәссамга - 41 яшь. Ул мөмкинлекләре чикле булган рәссамнар җәмгыяте төзегән.
«Тормыш бер капканы япса, һичшиксез, икенчесен ача. Яшьләр шуны белсен иде: тормышта үтеп чыкмаслык каршылыклар юк. Бердәнбер киртә - без үзебез», - ди ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: