16+

Наилә Гәрәева: "Күп артист сәхнәдә үләргә хыяллана..."

Наилә апа бөек актриса гына түгел, ә бөек ана да. Татарның төп театры –Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссерын тәрбияләп үстергәне өчен генә бөек түгел, әлбәттә. Аның бөеклеге тирәнрәк. Моның өчен Наилә ханым улы Фәрит Бикчәнтәев хакында сөйләгәндә аның күзләрендәге очкыннарны күрергә кирәк...

Наилә Гәрәева: "Күп артист сәхнәдә үләргә хыяллана..."

Наилә апа бөек актриса гына түгел, ә бөек ана да. Татарның төп театры –Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссерын тәрбияләп үстергәне өчен генә бөек түгел, әлбәттә. Аның бөеклеге тирәнрәк. Моның өчен Наилә ханым улы Фәрит Бикчәнтәев хакында сөйләгәндә аның күзләрендәге очкыннарны күрергә кирәк...

– Гадәти кеше 60 яшьтә пенсиядә чыга да, өйдә утыра... Лаеклы ялда өйдә утыруыгызны күз алдына китерә аласызмы?
– Театрда андый әйбер юк. Күп артист сәхнәдә үләргә хыяллана. Мин дә шулай театрдан гына китеп барыр идем. Театрда пенсия дигән әйбер төгәл түгел. Кеше иҗат итә икән, ул үлгәнче иҗат итә. Бу яшьтә инде сирәк уйныйсың. Айга минем хәзер дүрт спектакль бар.

– Ул гына сезгә азмы? Сәхнәгә чыгар өчен дә көч кирәк бит?
– Көн саен театрга килер идем, көн саен уйнар идем. Дүрт спектакль миңа аз. Минем яшемдә шулай да Аллага шөкер. Сәхнәгә чыккач, энергия үзеннән-үзе барлыкка килә. Сәхнә ул – бөтенләй икенче дөнья, изге, сихри урын. Анда син икенче кешегә әйләнәсең. Тормышым – театр. Шуңа да бирегә сирәк килү минем өчен авыр. Театр ул сәхнәдә уйнау гына түгел. Безнең монда дуслар, танышлар. Без бит бер гаилә кебек. Камал театры ул яктан бигрәк тә аерылып тора. Артистлар гел алышынып тормый. Элек Марсель Хәкимович шәкертләре иде, хәзер биредә Фәрит укыткан шәкертләр.

– Улыгыз белән нык горурланасызмы, Наилә апа?
– Ничек горурланмыйсың ди?! Шундый зур эш башкара, халык өчен җанын-тәнен бирә. Горурланам да, борчылам да. Бик җаваплы, бик зур эш. Театр хәтле театрны тоту, хәзерге заманда милли театрны саклап калу җиңел түгел. Никадәр милли театрлар рус теленә күчкән! Ә безнең спектакльләрдә милли рух аңкып тора.

– Фәрит абыйга баш режиссер булырга тәкъдим иткәч, ул сезнең белән киңәшләштеме?
– Куйсалар да борчылдым, куймасалар да борчылдым. Куйсалар – бик зур эш, куймасалар да кызганыч. Шундый халәтемне күреп, Фәрит миңа әйтте: “Әни, борчылма, кайда да эшли алам, мин бит эшсез еврей түгел”, – диде. Фәрит театр баласы бит инде ул. Әтисе театрда эшләде, мин биредә эшлим. Ул – Марсель Сәлимҗановның укучысы. Өстәвенә, Марсель Хәкимович Әтнә районы Бәрәскә авылыннан. Фәритнең дә тамырлары шунда тоташа.

– Үзегез рус мохитендә үскән кеше дип беләм...
– Минем әти, әни, дәү әни чын милли кешеләр, намазда иделәр. Дәү әни минем белән татарча гына сөйләшә иде. Әти белән әни театрга йөрергә яратты. Әти бик әйбәт җырлый иде. Салих Сәйдәшев, Хәким Сәлимҗанов белән дус булды. Иҗатка тартылу безнең нәселдә булган һәм миңа барыбер геннар белән күчкән. 
Рус мәктәбен тәмамлагач, театрның да рус төркеменә укырга керергә теләгән идем. Имтиханнар тапшырганнан соң студиягә алынучылар исемлеген караганда бер кеше миңа: “Сез бит татар кызы. Сез татар театрына керергә тиеш, киләчәгегез татар театрында”, – диде. Ул данлыклы режиссер Ширияздан абый Сарымсаков булган. Пәйгамбәр кебек минем киләчәгемне күреп, мине татар төркемендә укырга күндерде.

Икенче курста укыганда Рәфкать Бикчәнтәев мине Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесасындагы Рәхилә образына алды. Ул вакытта бөтен театр дәррәү купты. Миңа бәхет елмайды, чөнки татар театрында яшь актрисалар юк иде һәм яшьләрне гел өлкәннәр уйный иде. Беренче заманча әсәр. “Ул әле икенче курста гына, татарча да юньләп сөйләшә белми”, – диделәр. Бу табигый да, яңалыкны бөтен җирдә авыр кабул итәләр. Әмма мин Рәфкатьнең өметен акладым.

Миңа бәхет елмайды. Тормышта шулай бит ул: сиңа нинди шартлар туры килә, тирә ягыңдагы кешеләр сине ничек кабул итә, бәхетең шуңа бәйле. Берүзең генә бәхетле була алмыйсың.

– Сез Рәфкатьне яратуыгызны кайчан тойдыгыз?
– Театрга килеп, аның спектакльләрдә уйнаганын күргәч үк аңа гашыйк булган идем инде. Аның кебек артист театрда юк иде. Театр студиясе студенты булгач, без театрга йөри идек. Шул вакытта ул уйнаган спектакльләрне карап, мөккибән булып утыра идем. Мин аны зурлап, югарыга күтәреп, зур шәхес буларак кабул иттем. Ул да мине үзенә рухи яктан якын иткәндер, югыйсә безнең укыганда кызлар күп иде. Мәктәптә укыганда ук бик актив идем. Бөтен кичәләрне, чараларны алып бардым, гел чыгышлар ясый идем. Шул ягымны да яраткандыр.

– Сез бик нык характерлы кеше ахры?
– Безне әни шулай тәрбияләде. Ул зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып торды. Әни матурлыкка мөккибән булды. Аның өчен бөтен әйбер матур булырга тиеш иде. Ул безне шундый итеп киендерде – урамда сезнең кебек киенгән балалар юк дип әйтәләр иде. Үзе текте. Савыт-саба, әйберләр дисеңме... Ул үзе ашамаса да: “Матур савыт булса, минем тамагым тук”, –дия иде. Хәзер дә алар миндә саклана. Һәрбер мин уйнаган спектакльгә бүләк язып бирә иде. Ул безне шәхес итеп тәрбияләде.

Әти сугыштан гарип булып кайтты да, 1953 елда үлеп китте. Әни безнең өчебезне дә музыка мәктәбенә бирде. Шуннан китте дә инде. Мин бит башта Мәскәүгә укырга керергә җыенган идем. Әни миңа төне буе күлмәк текте. Әни әйберләре белән Мәскәүгә бардым. Ләкин узмадым. “Сез таланлы кыз, әмма безгә туры килмисез”, – диделәр. Еладым, әлбәттә. Әмма рус театрына кереп китсәм, ул чагында мин кем булыр идем икән?

– Улыгыз да шәһәр малае. Ә ничек аның татар телен саклап кала алдыгыз?
– Ул җәй саен авылда иде. Балалар бакчасына бер рус сүзен дә белмичә барды. Тәрбиячеләргә дә ул русча белми, булышыгыз инде дип әйтә идем. Берсендә авылга кайткач: “Ну как у тебя дела, сыночек?” – дип сорагач, “Син нәрсә, татарча сөйләшә белмисеңме әллә?” – дип кисәтү дә ясаган иде әле. Миллилек аның канына сеңгән. Хәзер дә ул Бәрәскәдә йорт сатып алды. Театрдан китсәм, шунда яшим дип җан ата.

– Сез гомер буе иҗат кешеләре арасында яшәгәнсез. Авырмы ул алай тормыш итү?
– Без өйдә бергә җыелсак, театр турында гына сөйләшәбез. Оныгым Йосыф та: “Безнең театрда да театр, өйдә дә театр”, – ди. Артист кешегә тормышны алып барырга авыр, әлбәттә.

– Фәрит абый артистка өйләнәм дигәч, каршы булмадыгызмы?
– Мәскәүдә укыганда, бергә укыган кыз белән дус булып йөрде. Казанга да кайткан иде әле ул кыз. Мин борчылдым, әлбәттә. Фәрит, рус кызы белән йөрисең, дип сүз кузгаттым. Борчылма әни, мин татар кызына гына өйләнәм, диде. Училищеда укыганда Люция белән таныштылар. Люция артыннан Фәрит бик озак, ике еллап йөргәндер. Аллага шөкер, бик яхшы торалар. Люция Фәриткә бик зур таяныч булды.

– Ә каенана буларак нинди кеше сез?
– Алар өйләнешкәндә, әле зур туйлар юк иде. Алар ЗАГСтан кайткан җиргә әзерләнеп тордым. Ишектән кергәндә аяк асларына мендәр куйдым да: “Төкле аягың белән, килен”, – дидем. “Нишләп килен дисез, кызым дип әйтегез”, – диде. Ул мине Фәритнең әнисе итеп кенә түгел, актриса буларак та кабул итә. Кайчагында оялып та куя. Ул араны тота белә. Анысы да кирәк. Артык аптыратмый, кирәк булса килә, ярдәм итә.

– Ә әби буларак Наилә Гәрәева нинди?
– Оныгыма бик күп көч бирдем. Фәрит үскәндә гел гастрольләрдә, театрда булырга туры килде. Ә Йосыф тугач эшсез күп йөрдем һәм бөтен көчемне оныгыма юнәлттем. Татарча белсен, өйрәнсен өчен бик тырыштык. Хәзер ул ураза да тота, мәчеткә дә йөри. Фәрит кечкенә вакытта бирә алмаган көчемне оныкка бирдем. Фәриткә үсеп җиткәч кенә юнәлеш күрсәткәнмендер. Мәскәүдә укыганда аны ике елга армиягә алдылар. Беренче курстан ук армиягә алмасыннар инде, ул аннары укымаячак, дип деканнары белән дә сөйләшеп йөрдем. “Армиядән соң минем артист дипломым бар бит инде, мин башка укымыйм”, – диде. “Укыйсың”, – дидем. “Артист булып гомер буе роль көтеп утырырсыңмы?” – дидем һәм мин аны туры юлга режиссерлык юлына кертеп җибәрдем.

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading