16+

Салават: “Дүшәмбене бик авыр кичерәм...”

Салаватның күпчелек фикерләрен китап итеп язарлык икәнлекне беләбез. Әгәр ул кайчандыр басылып чыгачак икән, автор-туплаучы, һичшиксез, Камал театрының ютуб каналында «Әле» тапшыруы кысаларында җырчының артист Искәндәр Хәйруллин белән әңгәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк. 

Салават: “Дүшәмбене бик авыр кичерәм...”

Салаватның күпчелек фикерләрен китап итеп язарлык икәнлекне беләбез. Әгәр ул кайчандыр басылып чыгачак икән, автор-туплаучы, һичшиксез, Камал театрының ютуб каналында «Әле» тапшыруы кысаларында җырчының артист Искәндәр Хәйруллин белән әңгәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк. 

1 сәгатьлек әңгәмә кысаларында Салават Зәкиевич театр, милләт, тел, хәзерге татар эстрадасы темаларына бәйле үзенең шактый кызык фикерләрен белдерде. 

Камал театры турында 

— Мине күрәсе килгән кешеләр минем кайда икәнлегемне беләләр. Мин гел театрда, бу минем традициям. 2-3 сәгатькә генә булса да телефонсыз торып, артистлар белән бергә яшәп, икенче дөньяда булып кайтам. Мин театрсыз яши алмыйм. Кайбер спектакльләрне 100әр тапкыр караган бар. Театр чире белән чирләү – бәхет ул. Безнең бөтен милләтебез шушы чир белән чирләсен иде. 

Башка театрлар турында 

 — Дүшәмбене бик авыр кичерәм, чөнки ул көнне театр эшләми. Барыр җир юк. Аптырап бетәм. Тинчуринга, Филармониягә барып киләм. Башка театрлага йөрмим дә. Менә мин Камалга өйрәнгән, яхшыга өйрәнгән, моннан түбәнрәк тамаша кылырга исәбем юк. 

Театрда сүгенү һәм провокацияләр турында 

— Һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Бик шәп спектакль караган идем (Айдар Җәббаров – «Тормышмы бу?»), барысы да бик көчле: сценарие дә, декорацияләре дә. Бер ягын гына ошатмадым. Бүтән бармадым. Спектакль вакытында сәхнәгә бер герой штансыз чыга. Шәрәфи әйтмешли: «Күте бар, сүзе юк». Шушы 10 секундлык өлеше бөтен спектакльне бозды. Ә бит югыйсә ул болай да бик көчле спектакль. Әлбәттә, бөтенләй үк киенмичә чыкса, халык тагы да күбрәк көлер иде. Тик эш бит анда түгел. Камал театры – тәрбия үзәге. Шушы театр яшәсә, татар милләте яшәр. Гомумән, тормыш начарайган саен, театрга кеше күбрәк килә башлый. 

Хәзерге татар эстрадасы турында 

— Без кемгә охшарга тырышуыбызны, кем артыннан кууыбызны үзебез дә аңламыйбыз. Кешегә хәзер моң кызык түгел. Көнчыгышка тартылабыз, аның музыкасы кул чаптыра торган бит. Сүз турында сүз дә юк. Нигә хәзер сүзләрне тыңламыйлармы? Хәзер бит «автор-башкаручы» күренеше чыкты. Ул нәрсә тели, шуны яза, көе дә, сүзләре дә аңардан; иҗат итә дә җырын үзе тыңлый. Үз милләтеңә каршы язсаң,тагы да ныграк кул чабачаклар әле. Башка ни беренче килә, шуны язып була бит хәзер! Ә сәхнәдә - 100 % фонограмма. 

Нурминский һәм улы турында 

— Аллага шөкер, ул җырчыны ишеткәнем юк! Рөстәм нәрсә тыңлый дигәндә, бу аерым бер проблема. Үзара татарча сөйләшәбез, тик аңарда акцент бар. Кеше эчтән татар булып калсын иде әле. Анысы да зур эш. Иң начар кеше маңкорт бит инде ул. 
 
Түләүле белем турында 

— Доярканың, трактористның баласы каян ел саен 250 мең табып укысын инде? Сүз ярылып яткан, татарның киләчәге булырдай шәхесләр турында түгел. Артистлыкка керергә теләүче авыл балаларының кайберсендә ни моң юк, ни төс юк. Бу акча әрәм итү генә бит. Бюджет урыннар булырга тиеш, әлбәттә. Чөнки хөкүмәт тарафыннан чын талантларга юл ачылырга тиеш. 
 
Сәнгать һәм исемнәр турында 

— Акыллы кеше уйлап тапмагандыр инде: исемне, званиене 10 ел үткәч кенә бирергә тиешләр. Әгәр талант ярылып ята икән, нигә шулкадәр көтәргә соң? Менә яшь җырчы Димаш. Дөньяда шундый тавыш бер генә, аның тагын 10 елга картаюын ник көтәргә? 
Хәзер исемнәрнең дәрәҗәсе юк. Кемгә телиләр, шуңа бирәләр. Өченче затның гына кушылуы кирәк. Бу дөрес түгел. Мин дә кеше өчен күп сорап йөрдем, үзем өчен бер тапкыр да барган булмады, миңа ул кирәкми дә. 
 
Милләт һәм тел турында 

— Россиянең байлыгы – күпмилләтлектә. Ничек инде минем милләтем юк дип әйтеп булсын? Дөньяны бутауның бер ысулы бу. Халык буталган саен, аның белән идарә итү җиңелрәк бит. 
Өстән килгән планны үтәр өчен, милли театрларның русча спектакльләр уйнавын мәгънәсезлек дип саныйм. «Рус театры татарча спектакль уйнаган» дисәләр, аптырамас идем. Ә татар театры русча! Бу маңкортлыкның беренче этабыдыр, бәлки. Татар теле яши, әгәр мари, удмурт телләре яшәсә. Алар бит татар телен бездән яхшырак белә. Шуларны сакларга кирәктер инде безгә. 

Сүгенү һәм хатын-кызлар турында 

— Минем иң яратмаган ике әйберем: сүгенүче хатын-кыз һәм рульдә йөри алмаган «шофёр» хатын-кыз. Башка очракларда мин хатын-кызларны яратам. Ә үземә килгәндә, мин бит тәмәке тартмыйм. Бер дә кабып караганым юк, аның нәрсә икәнлеген дә белмим. Шул сүгенү белән компенсацияләнәдер инде. 
 
Тетрдагы проблемалар турында 

— Камал таетрында ике проблема бар: стоянка һәм буфет. Машинасын стоянкага куйган кеше спектакль карый алмый, ул өч тапкыр машинасын карарга дип чыгып керә. Ә буфетка мин бармыйм да, чөнки беләм: өлгермиячәкмен. Шул чаклы халыкка ул почмак кечкенә. Әбиләр чәй алырга дип чиратка баса, шунда икенче кыңгырау яңгырый да, чиратны ташлап, залга керәләр. Ул эшне миңа кушсалар, мин эшлим аны, валлаһи. Әбиләргә аерым почмакта чәй, фуршет булса, яхшы булыр иде. 
Ә сәхнә әсәрләренә килгәндә, мин комедияләрне күбрәк күрсәтүне теләр идем. Үзем дә бер куярмын әле, бәлки, минем бит ике белемем дә режиссёрлык белән бәйле. Бүгенге авыр заманда халыкны тагын да батырырга, депрессиягә чумдырырга теләмәс идем. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп яшәргә кирәк.

Әдилә Закирова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading