16+

Сандугачың ни әйтергә тели?

Бу атнада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Быел да конкурс, сәләтле яшьләр арасында зур кызыксыну уятып, рекорд куйды. Мәсәлән, 2013 елда әлеге бәйгегә - 33, 2015 елда 97 гариза килгән булса, быел аларның саны 122гә җиткән. Жюри бер тавыштан бәйгенең...

Сандугачың ни әйтергә тели?

Бу атнада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Быел да конкурс, сәләтле яшьләр арасында зур кызыксыну уятып, рекорд куйды. Мәсәлән, 2013 елда әлеге бәйгегә - 33, 2015 елда 97 гариза килгән булса, быел аларның саны 122гә җиткән. Жюри бер тавыштан бәйгенең...

Эксперт комиссиясе гариза бирүчеләрнең 115ен жюрига тәкъдим иткән иде. Конкурсның ике туры Уфада һәм Казанда үтте. Йомгаклау туры да узган атна ахырында Татарстан башкаласында узды.

Проектның авторы һәм җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов әйтүенчә, быел Башкортстаннан ун катнашучы тәкъдим ителгән. Шуңа күрә жюри әгъзалары арасында күрше республикада яшәп иҗат итүче күренекле артистлар һәм педагогларның булуы да гаҗәп түгел иде. Бәйге дүрт номинация - «Халыкчан башкару», «Академик вокал», «Эстрада җыры», «Вокал ансамбль» буенча барды.

- Бөтен җаваплылык белән әйтә алам: безнең конкурста объектив бәя бирелә. Биредә җиңеп чыккан талантлы яшьләрнең татар сәхнәсендә үз урыннарын алуы шул хакта сөйли, - диде Рифат әфәнде.

Быелгы сайлап алу турларының тагын бер үзенчәлеге - дөньякүләм танылган легендар җырчы Ренат Ибраһимовның жюри рәисе итеп билгеләнүе. Моңа кадәр әлеге дәрәҗәле һәм җаваплы вазифаны легендар җырчыбыз Илһам Шакиров башкарып килде.

- Казаннан егерме ел элек киткән идем, күрәсең, кире кайтырга вакыт җиткәндер. Ул мине зур үзгәрешләр белән каршы алды. Татарстанда җырчылар да бик күп, ялгышмасам, меңнән артып киткәндер. Хәзер инде сан артыннан кумыйча, сыйфатны алга чыгарырга кирәк. Әлеге конкурс та профессионалларны ачыкларга ярдәм итәр дип ышанам, - диде яңа жюри рәисе.

- Мин конкурсның беренче көннәреннән бирле үк жюрида катнашам. Кечкенә генә булып башланган бәйгенең офыклары киңәйде. Чыгыш ясаучылар да елдан-ел арта. Шуны әйтәсем килә: башка бик күп конкурсларда яшьләрне бәяләргә туры килә. Аннан соң да аларның тормышларын күзәтәм. Рифат продюсер буларак, балаларын үз канаты астына алып, зур сәхнәгә чыгара. Әлеге фестиваль шуның белән аерылып тора, - дип бәяләде күренекле композитор Резеда Ахиярова Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең эшчәнлеген.



Зөһрә Сәхабиева: «Салих Сәйдәшевнең кем икәнлеген белмәүче җырчылар бар»
Жюри әгъзаларының сүзләренчә, быелгы конкурска да берсеннән-берсе сәләтле, матур тавышлы егет һәм кызлар килгән. Әмма аларның катнашучыларга карата теләк-тәкъдимнәре дә шактый җыелган иде. Мәсәлән, Резеда Ахиярова җыр авторларының дөрес итеп әйтелмәве турында әйтсә, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры кафедрасы мөдире, профессор Әлфия Җәббарова, башкаручы музыка ярдәмендә билгеле бер идеяне җиткерергә тиеш, дип саный.

- Сезнең тавышларыгыз сандугачныкыдай шулкадәр матур, чишмәдәй чылтырый. Әмма күпчелек очракта сандугачның тавышын ишетәбез, ә аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап бетерә алмыйбыз. Киләчәктә бәйгедә катнашучыларга теләгем бар: үз сандугачыгызның нәрсә әйтергә теләвен җиткерсәгез иде. Тавыш - тавыш өчен генә түгел, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәхнәдә нәрсәдер әйтер, җиткерер өчен бирелгән. Киләчәктә сез - безнең милли статусны күтәрергә тиешле кешеләр, шуңа күрә һәр яктан белемле, милли лидерлар булырга омтылыгыз, - дип мөрәҗәгать итте профессор залда утыручы яшьләргә.

Ә менә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиеваның чыгышын тыңлаганнан соң, Резеда Ахиярова бөтенләй тынсыз калды. «Андыйлар да бармыни?» - дип чиксез гаҗәпләнде ул.

- Килешәм, җырчы шәхес булырга тиеш. Моның өчен аңа төрле яктан үсәргә кирәк. Иң элек музыка тарихын өйрәнергә кирәк. Кайвакыт Салих Сәйдәшевнең кем икәнлеген белмәүчеләр дә очрый. Бервакыт миңа шундый сөйләшү шаһиты булырга туры килде. Бер җырчы икенчесеннән: «Салих Сәйдәшевнең телефонын бирмәссезме икән. Миңа аның көе бик ошады, җырын сорыйсым килә», - дип мөрәҗәгать итте. Классик композиторыбызның дөньядан киткәнлеген дә белмәгән кеше аның кайда туганлыгын, нинди әсәрләр иҗат иткәнлеген дә белми бит инде. Җырчы булырга җыенучылар арасында менә шундыйлар да бар хәтта. Андыйлар кулына калырга язмасын, - диде Зөһрә Сәхабиева.

Татар хорлары дирижеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева исә репертуардагы горизонт җитмәүгә басым ясады. Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар һаман бер төрле халык җырларын, бер үк композиторларны тәкъдим итә. Ел да бер үк төрле җырлар кабатлану татар музыкасының тарлыгын күрсәтә, ди ул.

- Безнең искиткеч композиторларыбызның фамилияләре төшеп калды. Халык җырларының репертуарын да киңәйтергә кирәк. Без Себер, Касыйм татарлары дибез. Һәр төбәккә генә хас үз стиле бар. Менә шул төбәкләрдәге җырларны барлап, алып килергә кирәк. Татар теле бик бай бит ул. Менә быел «Кар суын» алып килделәр. Афәрин! - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading