16+

Тәлгат Галиуллинның прозага күчүенең җитди сәбәпләре нидә?

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат

Тәлгат Галиуллинның прозага күчүенең җитди сәбәпләре нидә?

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат

Тәлгат Галиуллин, сайланма әсәрләренең биш томлыгында басылган «Сәет Сакманов» роман-трилогиясе («Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар» романнарыннан тора), «Яктылык» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган китабы һәм татар әдәбиятын пропагандалаган өчен, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Узган гасырның 60нчы елларында әдәбият мәйданына «Кияү», «Спид вә мәхәббәт», «Туган көн», «Урман хуҗасы», «Ниткән хат ул?» дигән гыйбрәтле вакыйгаларны һәм персонажларны юмор-сатира, ирониягә салып тасвирлаган хикәяләре, аннан соң «Замана балалары» (1993), «Дәгъва» (1995) исемле документаль-публицистик повестьлары белән яңача, кыю атлап килеп кергән Тәлгат Галиуллин «Сәет Сакманов» роман-трилогиясен язып, татар әдәбияты түрендә үзенең ныклы, лаеклы урынын яулап алды. Киң җәмәгатьчелек, әдәби тәнкыйть һәм күпсанлы укучыларның бу әсәргә карата биргән уңай бәяләмәсе шул хакта сөйли. Хәер, уңай бәя бирелде дип әйтү генә аз булыр: әсәр әдәби тәнкыйтьне, әдәби фикерне, әдәби хәрәкәтне уятып, җанландырып җибәрде.
Ни өчен дигәндә, «Сәет Сакманов» роман-трилогиясе, иң беренче чиратта, яңа заман үзе тудырган яңа форматтагы киң социаль-психологик, лирик-драматик, логик-фәлсәфи әсәр буларак игътибарны җәлеп итте. Әсәрдә герой-персонажларның эш-гамәлләре, холык-фигыльләре яшәеш, әдәп-әхлак кануннарыннан читкә тайпылганда, ягъни гадәттән тыш шартларда аеруча ачык булып гәүдәләнә. Автор анда бүгенге кырыс, рәхимсез чынбарлыкны бөтен кискенлеге, тулылыгы белән ачып тасвирлый. Бу җәһәттән чыгып бәяләгәндә, роман-трилогиянең төп герое Сәет Сакманов - бүгенге әдәбиятның тулы канлы, булдыклы, гаярь, шул ук вакытта фаҗигале язмышка тап булган яңа заман - социализмда ирешелгән гуманистик, әдәп-әхлак казанышларыннан чигенү, акчага табыну, аның колына әйләнү, кыргый капитализмга кире кайту чоры герое буларак кабул ителә. Роман-трилогия нәкъ менә шул яңалыгы, шул чорның төп героен беренчеләрдән булып тасвирлап-сурәтләп бирүе белән башка әсәрләрдән нык аерылып тора. Аны шундый итеп бүгенге җәмгыять үзе тудырган һәм ул аны үзе үк шундый язмышка дучар итә, Сәет Сакманов шул җәмгыять тудырган адәм актыгы кулыннан һәлак була.
Билгеле, трилогиядә тормышның караңгы, күләгәле якларын гына түгел, соклангыч матурлыгын да якты, җете, ачык буяуларны, ягымлы, дәртле, җилкендергеч сүзләрне мул кулланып тасвирлый автор. Зөлфия образы - шуның матур үрнәге. «Зөлфия кыр чәчәкләре кебек сирпелешеп утырган озын керфекле, ачык, якты маңгайлы кыз; йөзе ачылган чәчәк кебек матур, килеш­ле борынлы, озын муенлы. Зөлфиягә Исхак абзый белән Рәмзия ханым бүләк иткән тәбигать күлмәгенә тиңдәш, көндәш булырдай кием-салымны дөньяның иң гаярь остасы да тегә алмас иде. Зөлфия - оҗмах кошы, таң нуры».
Безнең әдәбиятта галим-тәнкыйтьчеләрнең чынлап торып проза жанрына күчүләре сирәк күренеш, юк дәрәҗәсендә дияргә дә булыр иде, әгәр бу жанрга күчеп, Тәлгат Галиуллин тәнкыйтьтә генә түгел, проза остасы да булып танылмаса. Безнең көннәрдә барган, башкалар тирәнтен үтеп керә алмаган тема, вакыйга, персонажларны кайнап торган тормыш мәйданында күрсәтү теләге белән алына ул бу жанрга һәм тиз арада үзен документаль, сәнгатьле проза остасы итеп таныта.
Димәк, прозага күчүенең җитди сәбәпләре, ныклы җирлеге булган. Әйтик, табигате белән җор күңелле, юмор һәм ирониягә бай, үткен телле Тәлгат Галиуллинның язучы өчен аеруча кирәкле бу сыйфатларының фәндә һәм әдәби тәнкыйтьтә тиешенчә ачыла алмавы, шуның белән бергә җәмгыятьтә барган демократик үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр арасында килеп туган катлаулы мөнәсәбәтләрне ничек бар, шулай итеп тасвирлап бирү омтылышы рухландырган.
Тәлгат Галиуллинның гыйльми-педагогик эшчәнлеге турында да бик озаклап һәм тәфсилләп сөйләргә булыр иде. Кыскача гына әйткәндә, аның хезмәт юлы үзе укыган Казан дәүләт университетында ассистент булып эшләүдән башлана. Аннан соң СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр, Алабуга педагогия институтында укытучы, укыту һәм фән эшләре буенча проректор, ректор, Казан педагогия институтында рус әдәбияты кафедрасы профессоры, Казан дәүләт университетында татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештырып, ун ел чамасы шуның деканы, татар теле һәм әдәбияты укыту методикасы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау Советы рәисе вазифаларын башкара. Мондый бай һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге аның әдәби иҗатына да зур, уңай йогынты ясый, әлбәттә.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендә 60нчы еллар уртасында дөнья күргән «Яңа үрләр яулаганда» (1972), «Еллар юлга чакыра» (1975) дигән гыйльми-тәнкыйди китапларында башлаган фикерләрен галим 70нче елларда тагын да киңрәк һәм тирәнрәк колачлап дәвам итә. «Социалистик реализм юлыннан» җыентыгында (1977) һәм ике телдә нәшер ителгән «Заман сулышы» - «Дыхание времени» (1979) монографиясендә татар прозасының Бөек Ватан сугышына кадәрге чорын өйрәнүгә, ә инде «Безнең заман - үзе җыр» (1982), «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985), «Дәвамлык» (1987), Мәскәүдә рус телендә чык­кан «Здравствуй, поэзия»! (1987), «Илһам чишмәләре» (1988), «Гомер учагы» (1991), «Шигърият бас­кычлары» (2002), «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003), «Әдәбият - хәтер хәзинәсе» (2007), «Яктылык» (2011), «Мәһдиев йолдызлыгы» (2013) исемле хезмәтләрендә һәм алда әйтелгән биш томлыгында (2016) үткән мирасны җентекләп тикшерү белән бергә, танылган галим-тәнкыйтьче бүгенге әдәби хәрәкәтне һәрьяк­лап, тирәнтен анализлауны күздә тотып яза.
Шунысын да ассызык­лап әйтергә кирәк, Тәлгат Галиуллинның Тукай иҗаты белән кызыксынуы да үткән гасырның 60-70 нче елларында ук, шигърият белән халык авыз иҗаты арасындагы багланышларны тикшергән вакытлардан башлана һәм ул аны 90нчы еллардан бирле фәнни юнәлештә өйрәнә. «Г.Тукай һәм ХХ гасыр татар шигърияте» (1997), «Тукайның Җаек чоры иҗаты - дөнья әдәбияты югарылыгына беренче адым» (1997) дигән мәкаләләрендә, «Шигърият баскычлары» исемле китабында (2002) тәнкыйтьче-галим төп игътибарны шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яңа буынга заманча аңлатып бирүгә юнәлтә.
«Шәхесне гасырлар тудыра» (2003) дигән хезмәтендә Тукайның үз иҗатын һәм татар шигъриятен ­дөнья поэзиясе үрнәкләре белән баетуын аңлатып бирә.
«Тукай шигырьләрен яңадан укыганда», «Яктылык» китабындагы «Дөньяда аз булыр чын шагыйрь», «Тукай: шәхес һәм шигърият бердәмлеге» дигән мәкаләләрендә галим Тукайның татар халкына хас иң гүзәл сыйфатларга ия булган шәхесенең һәм шигъриятенең бербөтен булуын тасвирлый.
Болардан тыш ул Әнкарәдә чыга торган «Кардәш каләмнәр» журналында басылган «Халык шагыйре Габдулла Тукай» мәкаләсендә төрки халыкларны шагыйрь иҗаты белән таныштыра. Шагыйрьнең сайланма әсәрләре тупланган китабына рус, татар телләрендә язылган «Фаэтон весны» мәкаләсендә һәм «Диалог национальных литератур», «Западноевропейская классика в переложениях Тукая» дигән хезмәтләрендә шагыйрьнең һәр очракта милли шагыйрь булып калуы, иҗатының яңа буын шагыйрьләргә үрнәк булуы һәм зур йогынты ясавы турында әйтелә. Тукайга багышланган башка хезмәтләрендә һәм, әлбәттә, гыйльми-педагогик эшчәнлегендә Тәлгат Галиуллинның әдәбиятны пропагандалауга да зур өлеш кертүе шулай ук аерым игътибарга лаек.
Тәлгат Галиуллин, талантлы прозаик булу белән бергә, киң танылган, иң абруйлы тәнкыйтьчеләрнең берсе: өч-дүрт дистә ел дәвамында ул поэзия һәм проза тәнкый­те дилбегәсен үз кулында тота дияргә була. Шуның белән бергә аның үз иҗаты турында да каләмдәшләренең берничә дистә бәяләмәсе дөнья күрде. Тәлгат Галиуллинның әдәби-гыйльми эшчәнлегенә югары бәя биреп язылган ул мәкалә, очерк, рецензияләрдән тирән эчтәлекле, зур әһәмияткә ия булган бик күп мисаллар китерергә булыр иде.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әдипнең иҗатына мондый бәя бирә: «Сәет Сакманов» трилогиясе аны бүгенге көннең әйдәп баручы прозаиклары рәтенә күтәрде. Гомумән, хәзерге татар әдәбиятында Тәлгат Галиуллин кебек олпат әдипләребез сирәк. Әдәби-иҗтимагый тормышыбызда ярты гасырдан артык үзенең шифалы йогынтысын сиздереп килә ул. Заманында - узган гасырның 70нче елларында - Советлар иленең югары уку йортлары арасында иң яшь ректор булуы гына да күп нәрсә аңлата».
Шунысын да әйтик, Тәлгат Галиуллин әдәби тәнкыйтьнең мөм­кинлекләрен, асыл сыйфатларын ачып, аны гаделлек принциплары нигезендә заманча, гуманистик, чын мәгънәсендә демократик рухтагы яңа баскычка күтәрүнең матур үрнәкләрен бирде. Шуның белән бергә ул бүгенге әдәби хәрәкәттә иң актив катнашучы язучы галимнәребезнең берсе: әдәби-музыкаль кичәләрдәге даими чыгышлары, Язучылар берлеге идарә әгъзасы, берлеккә кабул итү комиссиясе вазифаларын нәтиҗәле итеп башкаруы - шуның ачык мисалы.
«Сәет Сакманов» роман-трилогиясе, «Яктылык» исемле әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм татар әдәбиятын пропагандалауда ирешкән казанышлары белән ул әдәбият-сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләк - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, һичшиксез, лаеклы язучы-галим, тәнкыйтьче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading