16+

Хыялланып җырлаучылар, басып биючеләр дә күп булды

Тинчурин театрында яңадан-яңа проектлар гамәлгә куела. Шуларның берсе – «Синең хакта...» театраль концертын билгеләп узарга кирәк.

Хыялланып җырлаучылар, басып биючеләр дә күп булды

Тинчурин театрында яңадан-яңа проектлар гамәлгә куела. Шуларның берсе – «Синең хакта...» театраль концертын билгеләп узарга кирәк.

Тулы бер гасырга күзәтү ясап, һәр чор саен популяр булган җырларның бер-икесен генә алып та зур кызыклы концерт программасы эшләп чыга алганнар.

Иң беренче афәрин диясе килә аларга! 1910нчы елдан алып бүгенгә кадәр җыр дөньясындагы үсеш-үзгәрешләрне тоярга, онытылганнарны искә төшерергә ярдәм итте алар. Дөресен генә әйткәндә, боларның күбесе без белгән, һәрберебез көйләп йөргән җырлар бит! Әмма Тинчурин театрының артистлары бу җыр бәйрәменә башкача төсмер биргән булып чыкты. Һәр чорның җыры шул чордагы киемнәр, киенү рәвеше белән үрелеп барды. Шул ягы белән дә ул тамашачының күңеленә тәэсир итте. Чынлап та концерт барышында бик тә хыялланып җырлаучылар, басып биючеләр дә күп булды. 

Реклама

Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры»  проекты нигезендә сайлап алынган. “Әлеге чара – татар халкына багышланган. Танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятен, шуның белән бергә бөтен татар халкының җыр язмышын күрсәттек”, – дип белдерә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрның талантлы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискуновлар башкарды. 
“Әллүки”, Кара урман”, “Сахраларда”, “Мәйсәрә”, “Әдрән диңгез”, “Идел буе каеннары”, “Синең хакта”,  Казан кичләре”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Бер генә минутка”, “Чаба поезд, чаба”,  “Туган як”, “Уразай”  кебек җырлар – күптән халкыбыз күңелендәге җырлар алар. Аларның һәрберсенең үз язылу тарихы, үз аһәңе бар. Билгеле, алар бер вакытта бик популяр булып торганнар, яратып башкарылган.
Шулай итеп, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының җырларыбызга багышланган проекты уңышлы узды дип әйтергә була. Әлбәттә, концертның режиссеры Камил Гатауллин һәм Ильяс Камалов җитәкчелегендә оркестрның хезмәтен дә бәяләми булмас. Театрның үз артистлары көче белән әзерләнгән концертны уңышлы узуын тагы бер кат билгеләп үтми булмас. Җырларның төрлечә башкару осталыгы күренде, монысы инде икенче мәсьәлә. Шулай да театрга нигез салынуның 90 еллыгы кысаларында уздырылган әлеге чараның дәвамын да күрәсе килү теләге калды. Җырланмаган җырлар алда әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading