16+

Фотограф гаеплеме, әллә балалар бакчасы мөдиреме?

Чаллының 29нчы номерлы “Березка” балалар бакчасы бөтен республикага танылды. Һәм... балалар бакчаларында инде күптәннән булган акча җыюлар мәсьәләсен дә калкытты. Хәл болайрак булган...

Фотограф гаеплеме, әллә балалар бакчасы мөдиреме?

Чаллының 29нчы номерлы “Березка” балалар бакчасы бөтен республикага танылды. Һәм... балалар бакчаларында инде күптәннән булган акча җыюлар мәсьәләсен дә калкытты. Хәл болайрак булган...

Бакчада җирле фотограф Александр Веприков балаларны фотосурәткә төшергән. (Аны әти-әниләр чакырганмы, бакча мөдиреме – билгесез). Эш тәмамлангач, мөдир фотографка смс-хәбәр язып, “минем территориядә эшләгән өчен” дип фотографтан хезмәт хакының 20 процентын таләп иткән.

Фотограф та җавапсыз калмаган. Бу алдан сөйләшенелә торган әйбер, эш беткәч түгел дип, үзара язышуларын интернетка чыгарган. Әлеге хәлдән соң “Березка”ның мөдире эшеннән алынды.

Баксаң, бакча мөдирләре белән фотографлар, театрлар һәм башка төрле “өстәмә” хезмәт күрсәтүчеләр хезмәт хакын һәрвакытта да диярлек бүлешә икән. Әмма мөдирләрнең дә төрлеләре бар, ди фотограф Рамилә Саматова.
– Андый схема буенча эшләүләре хакында ишеткәнем бар иде. Аның уртача күрсәткече, чыннан да, 20 процент дип беләм. Миңа мөдир әти-әниләргә сайлау мөмкинлеге бирә, дип аңлаттылар. “Мин сезгә 5 меңгә үз фотографымны тәкъдим итәм. Яисә инде сез үзегезнекен чакырасыз, тик ул миңа процентлар түли”. Үз фотографы белән мөдир башка төрле шартларда эшләргә килешкән булырга мөмкин. Үзем яхшы таныш әти-әниләр тарафыннан гына чакырылганга, андый хәлгә юлыкканым булмады. Улым йөри торган балалар бакчасында да андый нәрсә юк, – ди Рәмилә.

Бу мәсьәләгә карата Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирде.
– Балалар бакчасы – мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган һәм тәрбия бирә торган оешма. Башка төр хезмәтләр, шул исәптән фотографлар, театрлар чакыру балалар бакчасы өчен мәҗбүри түгел һәм ата-аналарга бөтенләй дә тәкъдим ителмәскә мөмкин. Әти-әниләр тәкъдим ителгән ул хезмәтләрдән баш тартырга да хокуклы.

Әти-әниләр “үзләренең” аниматорларын, фотографларын балалар бакчасы җитәкчелегеннән башка чакыра алмый. Бу җитәкче карамагында кала. Шул ук вакытта әти-әниләр бакча мөдиренә үзләренең тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала. Бу балаларга спектакльләр күрсәтү, фотога төшерүгә дә кагыла, – диелә министрлыкның “Шәһри Казан”га юллаган җавабында.

Хәзер әти-әниләр җыелышып, Чаллы мэры Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать язган. Алар элеккеге мөдир Лилия Вәлиуллинаны эшенә кире кайтаруны сорый. Мөрәҗәгатьләрендә әти-әниләр мөдирнең яхшы эшләвен, тәрбиячеләр штаты формалашканлыгын, төрле чаралар үткәрелүен, балалар бакчасында исә һәрвакыт чиста һәм куркынычсыз булуын искәртә. 

Алай гына да түгел, әти-әниләр фотографның эшчәнлеген тикшерергә тәкъдим итә. Янәсе, рәсми эшлиме, салымнар түлиме... Бу хәл ничек тәмамланачагы әлегә билгесез.

P.S. Сезнең балалар йөри торган бакчада өстәмә нинди хезмәтләр күрсәтелә? Нәрсә өчен тагын акча җыясыз? Шул хакта редакциягә дә хәбәр итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading