16+

Лаешлылардан үрнәк алсыннар

Майның соңгы шимбәсендә Белем генә түгел, тормыш мәктәбе дә биргән туган уку йортлары-Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында республикабызның төрле хуҗалыкларында эшләүчеләр очрашты. Тик агрономнар төркеме егетләре генә килә алмаган. Басуларда икмәк өчен көрәш бара, быел чәчүләр соңга калды. 

Лаешлылардан үрнәк алсыннар

Майның соңгы шимбәсендә Белем генә түгел, тормыш мәктәбе дә биргән туган уку йортлары-Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында республикабызның төрле хуҗалыкларында эшләүчеләр очрашты. Тик агрономнар төркеме егетләре генә килә алмаган. Басуларда икмәк өчен көрәш бара, быел чәчүләр соңга калды. 

Актлар залында техникумны тәмамлауларына  40,  35, 30 ел булган юбилярлар ерактан ук таныла. Кулларында зур чәчәк бәйләмнәре. Үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтергә менә дигән мөмкинлек бит бу.

— 42нче тапкыр үткәрәбез инде мондый очрашуны, - ди техникумның ветераннар советын җитәкләүче Бүләк ханым Бикбова.— Килә алырлар микән дип көтеп торабыз. Рәхмәт, киләләр. Димәк, техникумыбыз, укытучыларыбыз, чынлап та, алар тормышында  зур әһәмиятле роль уйный.   
Элеккеге студентлар гына түгел, остаз-мөгаллимнәр дә бу очрашуны сагынып көтеп ала. Алар да "яшьлеккә кайткандай булабыз, барлык авырту-сызлауларыбыз онытылып тора", ди.  Ике ел элек 60 еллык юбилеен билгеләп үткән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы (хәзер Лаеш  техник экономия техникумы) үз тарихында бик күп егет-кызларга иң кирәкле һөнәр-авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча төпле белем бирде. Хәзер анда агрономнар, бухгалтерлар гына түгел, юристлар, хәтта очучылар да әзерлиләр. Исемен үзгәртсә дә, җисеме шул ук-хезмәткә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияләү. Ә мондый тәрбия алган кеше тормышта югалып калмый, үз урынын таба.

Ирем дә шул уку йортын тәмамлаган булганга мин дә ел саен диярлек киләм бу очрашуга. Килгән саен оештыручыларга сокланып, бераз көнләшеп тә китәм. Безнең Казан дәүләт университеты  мондый гомуми очрашулар  уздырмый-бөтенесен бергә сыйдыра алмаудандыр инде. Һичъюгы факультетлап, юбиляр чыгарылышларны гына булса да, чакырсыннар иде.  Хәер, без үзебез аптырап тормыйбыз-төркемебез белән һәр биш ел саен берсеннән-берсе истәлеклерәк очрашулар үткәреп киләбез. Яшьлек эзеннән атлау алдагы тормышта яшәргә дәрт бирә бит ул. Лаешлылар шуны беләләр һәм ел саен шушы матур традицияне бозмый саклап киләләр. Элеккеге студентлар өчен генә түгел, техникумның үзе, дәрәҗәсе өчен дә бик кирәк бит ул бу очрашу. Мәктәпләрдә күптән түгел генә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Бик күп кенә егет-кызлар һөнәр сайлау алдында тора. Менә шундый чакта "Лаешта шәп техникум бар, анда тәҗрибәле укытучылар укыта, еллар узса да, монда белем алган вакытлар онытылмый, сагындыра",- дип бар дөньяга бер шаулап алу бик яхшы бит инде. Шуңа да күп кенәэлеккеге студентларның балаларының, хәзер инде оныкларының да кулларында шушы техникум дипломы булуы шул хакта сөйли.  

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading