16+

"Мәктәп әти-әниләрдән ярдәм сораган икән, моның бер начарлыгын күрмим..."

Уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт кала бара. Мәктәпләр мәш килеп укучыларны кабул итәргә әзерләнә.  Капиталь төзекләндерү барган уку йортларында бигрәк тә ыгы-зыгы – вакытында өлгертергә дип, әй тырышалар.

"Мәктәп әти-әниләрдән ярдәм сораган икән, моның бер начарлыгын күрмим..."

Уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт кала бара. Мәктәпләр мәш килеп укучыларны кабул итәргә әзерләнә.  Капиталь төзекләндерү барган уку йортларында бигрәк тә ыгы-зыгы – вакытында өлгертергә дип, әй тырышалар.

Араларында эшне тиз тотып, “Бетте!”, дип хисап тотучылар да бар.  Ата-аналар мәктәп яңартылуга сөенә, әмма... төзүчеләр артыннан җыештыруны алар җилкәсенә аудару белән килешмәүчеләр бар.   

1 сентябрьгә Татарстанда 43 мәктәптә капиталь ремонт эшләрен төгәлләргә ниятлиләр, тагын 143 белем йортында азык-төлек блокларын төзекләндерү эше бара. Шулай ук 11 яңа мәктәп тәүге тапкыр укучыларын каршы алачак, шуларның 4се башкалада. 

Капиталь төзекләндерү барган уку йортларында эшләр 80 процентка үтәлгән дип хисап тотты Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов узган атнада. Буа, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарындагы 8 объект тулаем әзер иде.

Казан мәктәпләренең кайберсендә эшләр шулай ук тәмамланган инде. Ата-аналар кәефен генә өстәмә мәшәкатьләр белән кырганнар. Мәктәп чатларында “ду” килешәләр. Мәктәп җитәкчелеге аларны ремонттан соң калган пычракны җыештырырга чакырган.

- Төзелеш тузанын юып бетерү бик авыр бит аны.Ремонт эшләреннән соң клининг чакырталар, бу ата-аналар эше түгел!
- Мин шәһәрдә булмыйм, җыештыруны мәктәп кайгыртырга тиеш икәне белән килешәм.
- Мин РОНОга шалтыраттым. Миңа “Ата-аналарны берәү дә мәҗбүр итә алмый, үз теләге белән булышырга теләсәләр генә”, дип җавап кайтардылар. Мәктәпнең җыештыруга акчасы юктыр, яки вакытында өлгермиләрдер...

Шуның ише язышу Казан лицейларының берсендәге ата-аналары чатларында көннәр буе бара һәм мондый ризасызлык бер бу мәктәптә генә түгел икән.
Вазгыятьне ачыклау өчен шәһәр мәгариф идарәсенә шалтыраттык. Капиталь төзекләндерү сораулары белән Казан шәһәренең социаль өлкә объектларына хезмәт күрсәтү һәм карап тоту департаментына мөрәҗәгать итәргә юллады авто җавапкайтаргыч. Анда исә безне “Ә, тагын 62 нче мәктәптән зарландылармы?”, дип, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча җаваплы Светлана Булатова белән тоташтырдылар.

- Без бу мәсьәләне хәл иткән идек түгелме соң инде? 62 нче мәктәптән шалтыраткан әнигә барысын да аңлаттык. Әйе, капремонтка акча бирелә. Һәр мәктәпкә – 135 миллион сум, бу акчага уку йортының түбәсе, тәрәзәләре, коммуникацияләр, спорт, актлар заллары, физика, химия, кабинетлары яңартылды. Бу өстенлекле бурычлар. Акча калган очракта, башкалары карала. Бар кирәгенә бүленгән акча җитми дә әле. Шуңа күрә мәктәп җитәкчелеге җыештыруда ярдәмне әти-әниләрдән сорый, - дип аңлатты Светлана Булатова. 

Сүз исә Идел буе районындагы лицей турында баруын әйткәч, безгә  Идел буе һәм Вахитов районнары өчен җаваплы Артем Петренев белән элемтәгә чыгарга киңәш иттеләр. Артем Сергеевич шулай ук капремонтка федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән 135 миллионның бик чикле күләмдәге эшләргә генә җитүен әйтте. Тулаем капремонт ясау өчен 1,5 млрд. сум акча кирәк, дип белдерде ул.

- Дәүләт болай да мөмкин булганча, балаларны кайгырта, моңа акчалар бүлеп бирә. Төзүчеләр шушы сумма кысаларында тиешлесен башкарды. Үзләреннән соң алар бер кат җыештырып та калдыра. Әмма ремонттан соң бер тапкыр гына җыештырып котылып булмый шул. Мәктәп әти-әниләрдән ярдәм сораган икән, моның бер начарлыгын күрмим. Берәүне дә мәҗбүр итмиләр бит, мөмкинлеге булганнардан ярдәм генә сорыйлар, - диде Артем Петренев.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading