«Салават Күпере» микрорайонындагы 132 нче номерлы "Дуслар" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте.
Әлеге истәлекле вакыйганы ата-аналарның да түземсезлек белән көтүен исәпкә алып, бакча җитәкчелеге инстаграм сәхифәсендә бу кичәне онлайн режимда карау мөмкинлеген булдырды. ![](/images/uploads/ckeditor/jpg/5ed36acf4b689_101642534_682094419236174_7674331291796019768_n.jpg)
- Нигә шулай тиз үтте балалар бакчасындагы көннәребез, мәктәпкә бер дә барасы килми, каласым килә монда, - ди "Салават Күпере" микрорайонындагы "Дуслар" бакчасында тәрбияләнүче 7 яшьлек Камилла.
Моңарчы, гыйнвар аенда озак көтелгән балалар бакчасы ачылуы хакында без хәбәр иткән идек инде. Биредә беренче карлыгачларын очырдылар. ![](/images/uploads/ckeditor/jpg/5ed36b50e6be1_101054411_159278132264128_7576567641000867028_n.jpg)
"Дуслар" балалар бакчасында тәрбияләнгән 13 сабый агымдагы елда беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. ![](/images/uploads/ckeditor/jpg/5ed36b6a3a244_101466310_560973691524565_7700215909797171805_n.jpg)
- Моңа кадәр балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре уздыру-уздырмау турында да төрле сүзләр йөрде, без нык дулкынландык, бик каты көттек, күпме әзерләндек. Әлеге кичә һичшиксез кирәк, бу бәйрәм үткәрү мөмкинлеген тудырган балалар бакчасы җитәкчелегенә рәхмәтле без, - диде ата- аналар исеменнән Айгөл Шәрәфиева.![](/images/uploads/ckeditor/jpg/5ed36b79abf2c_101344954_2527102074287088_2986225435153789056_n.jpg)
Коронавирус белән бәйле вәзгыять чыгарылыш кичәсен ата-аналардан башка гына үткәрергә мәҗбүр итте.
Соңыннан, сабыйлар теләкләрен теләп шарлар очырттылар.![](/images/uploads/ckeditor/jpg/5ed36b913c26c_101253438_280140406368371_2794096668377364893_n.jpg)
Ак белән караны бутамагыз, сабыйлар. Үз юлыгызны табып, атлагыз сез биек үрләргә.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Комментарийлар
0
0
Дуслар балалар бакчасы командасы сезгә меңләп рәхмәт сүзләрен әйтә
0
0