Һәрвакыт кайдадыр ашыгучы, көнгә бер тапкыр гына ашап та, 10 чакрым йөрергә сәләтле кешеләрнең бәйрәме килеп җитә. Әлбәттә, бу үзенчәлекле шәхесләр – студентлар. 25 гыйнварда Рәсәйдә студент көне билгеләп үтелә. Ә безнең республикабыз бәйрәмгә әзерме?
Һәр елны Студентлар көнендә республикабызның иң зур премияләренең берсенә йомгак ясала. “Ел студенты” премиясе 2005 елдан үткәрелә. Бу елны студентлар 18 юнәлештә көч сынаша. 17 ел давамында уздырыла торган премиягә елдан-ел үзгәрешләр кертелә. Бу елны һәр юнәлештә студентлар 3 сынау узырга тиеш. Конкурсны “Ел студенты” премиясенә лаек булган күренекле шәхесләрдән торган комиссия бәяли. Гран-при лауретына дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә.
2021 елда "Ел студенты" исеменә лаек булган Камолиддин Бобохонов икенче елда чит ил уку йортына керергә теләвен белдерде. Аның сүзләре буенча, чит илдә уку системасы аерыла, шуңа күрә физик һәм мораль яктан әзерләнергә кирәк иде.
Республикабызда яшьләрнең якты киләчәген тәэмин итү өчен бик күп проектлар бар. “Ел казанышы” премиясе Татарстанда 6 ел уздырыла. Ул урта һөнәри белем йортлары студентлары өчен оештырыла. Әлеге бәйге көллиятләрдә укучы талантлы студентларны мотивлаштыру максатын куя. “Ел казанышы” республикабызның барлык районнарын да үз эченә ала. Гаризалар компаниясе февраль аенда башлана.
“Транспорт гранты”на бу елны 60 миллион сум акча бүлеп бирелде. Гаризаларны ике юнәлеш буенча тикшерделәр. Җиңүчеләргә махсус карта ясала. Аның ярдәмендә студентлар җәмәгать транспортында йөрүне түли алачак.
- Студентларга гаризаны онлайн форматта тутырып җибәрәсе генә калган иде. Бу елны катнашучылар ике тапкыр артты. Димәк, бу грант яшьләр өчен бик кирәк. Алга таба бәйге тагын да зур масштабта узыр дип өметләнәм, - диде Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы президенты Руфат Кыямов.
Студент вакыт яшьлекнең иң матур һәм күңелле чагы. Әгәр сез бәйгеләрдә катнашырга өлгермәсәгез, курыкмагыз. Чөнки алда “Студенческая весна” һәм “Лига форум”. Бу елны Рәсәйдә “Студенческая весна” бәйгесе уздырылуга 30 ел була. Региональ этап нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының командасы җыелачак. Алар республикабыз данын федераль этапта яклыячак.
Август аенда узачак “Лига форум” Рәсәйнең төрле төбәкләрендә белем алучы студентларны берләштерә. Бу елны форумда 50 гә якын төбәк катнашачак. Биләрдә әлеге чараны 3 сменада 1700 студент өчен үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы хакимияте яшьләргә ярдәм күрсәтү, яңа үрләр яуларга мотивация ясау өчен бик күп проектларга финанс ярдәм күрсәтә. Татарстан Республикасының Студентлар лигасы оешмасы үткәрә торган чаралар яшьләргә яшәешне уңай якка үзгәртү мөмкинлеген бирә. Республикабызда актив һәм талантлы яшьләр бик күп. Димәк, киләчәгебез чыннан да яхшы кулларда.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар