16+

Татарча сөйләшә белми торган балалар да “Туган тел”не татарча җырлый

Без төрле халыкларны берләштерә торган күпмилләтле мохиттә яшибез. Һәрберебезнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм  тарихыбыз бар. Республикабызның “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган кичәләр, чаралар уздырыла башлады.

Татарча сөйләшә белми торган балалар да “Туган тел”не татарча җырлый

Без төрле халыкларны берләштерә торган күпмилләтле мохиттә яшибез. Һәрберебезнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм  тарихыбыз бар. Республикабызның “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган кичәләр, чаралар уздырыла башлады.

Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә “Бердәм мәдәни кыр” дип исемләнгән Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы фестивале үтте. Кичәдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты, һәм биредә гимназия иҗатының барлык жанрлары тәкъдим ителде. Чараны гимназиянең директоры Рәзил Зиннатуллин ачып җибәрде. Шулай ук, чакырылган кунаклар арасында бала хокуклары буенча вәкил Ирина Волынец та бар иде. Ул укучыларга һәм мәктәп коллективына үзенең теләкләрен һәм рәхмәтләрен юллады. 

Директор урынбасары Илсур Миндубаев сүзләренчә, гимназия үзендә якынча 7 төрле милләт вәкилләре булган балаларны берләштерә. “Бердәм мәдәни кыр” фестивалендә татар, рус, әрмән, хакас, дагыстан, үзбәк, чечен халыкларының гореф-гадәтләре, биюләре, җырлары белән таныштык. Гимназиядә мондый чараларны инде 14 ел дәвамында оештырыла. Эшенә гашыйк булган, балаларга бөтен күңел җылысын биргән оештыручыларның берсе Миньона Куликова әйтүенчә, балалар белән эшләү ул – зур тәҗрибә. Укытучылар балалар белән бергә бөтен хисләрне үзләре аша үткәрәләр, һәм шунлыктан аларның дуслыклары көннән-көн көчәя бара. 
–Миңа балаларның җырлый, бии белүләре дә мөһим. Балаларда потенциалны күреп алу – безнең төп максат, – ди Миньона Борисовна. 
Гимназия укучыларын Финляндиягә, Германиягә, Чехиягә гастрольләргә чакыралар икән. Бу, минемчә, бик зур дәрәҗәне күрсәтә.  Иң кызыгы шул ки, татарча сөйләшә белми торган балалар “Туган тел” җырын тулысынча татарча җырладылар. Ә бәйрәм 4 телдә алып барылды. Биредә рус, татар, үзбәк, әрмән телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Бөтен тамашачылар бәйрәм дәвамында укучыларның осталыкларына сокланып утырдылар. Менә шулай туган телләрне өйрәник, саклыйк һәм милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытыйк! Дөньяның тынычлыгы – милләтләр бердәмлегеннән тора. 

Алинә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading