Күченеп йөрүләр белән бәйле рәвештә балаларны берничә бакчага илткән әти кеше буларак бер нәтиҗә чыгардым әле: төркемдә тәрбияченең берсе бераз кырысрак, икенчесе әз генә йомшаграк була икән ул. Сабыйларның шуклыкларын җиңәр өчен менә шулай махсус көйлиләр диярсең.
...Авылда безгә кадәр балалар бакчага йөрмәде микән, артык баш ватканым юк. Шунысы гына тәгаен истә калган: яңа бакчаны без мәктәпкә керергә бер ел калгач төзеп өлгерттеләр. Тәүге тапкыр атлап керүчеләре дә, беренче чыгып китүчеләре дә без булдык. Ул бакча күптән ябылды инде, яңасы башка урында эшли. Авыл җирлеге җитәкчелегенең кулы җитмәү сәбәпле сүтеп алынмаган безнең иске бакча урамны ямьсезләп торса да, балачакны искә төшереп торганлыктан артык ис китми.
Бераз читкә кителде бугай... Менә шул бакчада безнең дә тәрбиячеләр ике төрле булып истә калган. Исемнәрен хәтерләмәгәнгә микән: “Усал түгел апай”, – дип өйгә кайтып сөйләп, әти-әнине дә көлдереп алганмын әле баштарак.
...Үзебезнең дә чәчләргә чал кереп бара инде. Йомшаклыгы белән истә калган Рузилә апабыз да олыгая төшкәндер, безне сөйгән кебек йомшак кына итеп оныкларын иркәли микән? Ничек кенә булмасын, күңелдә йомашаклыгы белән, яшь булып истә калган ул. Бүген балаларны тәрбияләүче ханымнардан да андагы кебек сыйфатларны барлыйм, “усал түгел апай” дип сөйләүләренә мыек астыннан елмаям.
Тәрбиячеләр көне җитә икән. “Усал” (яратып кына әйтәм!) һәм “усал түгел” апаларның барысына да сабырлык теләп калам.
Комментарийлар