16+

“Йөрәк кенә түзсен!" - Уку елының кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлады...

Мәктәпләрдә уку елының кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлады. Иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе ул соңгы кыңгырау! Бәйрәм моңсу була аламы инде дисезме? Була, ничек кенә әле!

“Йөрәк кенә түзсен!" - Уку елының кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлады...

Мәктәпләрдә уку елының кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлады. Иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе ул соңгы кыңгырау! Бәйрәм моңсу була аламы инде дисезме? Була, ничек кенә әле!

11 ел буе йөргән мәктәбең, партадашларың, туганнарың кебек якын кешеләргә әверелгән сыйныфташлар, дусларыңнан гына аерылу түгел бу. “Соңгы кыңгырау”ул балачак белән хушлашу да. Кичә генә син әле бала идең. Бүген исә тормыш китереп куйган күп сорауларга үзең җавап табарга тиешсең. Ә ул сорауларның күбесенә китапларда җавап табып булмый. Моның өчен тәҗрибә, ялгышлар һәм уңышлар аша узасы бар. Әмма ак бантиклы кызлар да, сөлек сыман 17 яшьлек егетләр дә бу хакта әле белми дә, аңламый да...

Без мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш сыйныф кызлары ак алъяпкыч, совет чоры формасын кию модада иде. 11 ел буе ак кофта, кара итәк киеп йөргән кызлар май аенда шул форманы кияләр. Әле ул форманы узган ел мәктәп тәмамлаучылардан эзләп табарга кирәк! Хәзер генә ул теләсә кайсы базарда табып була совет чоры формасын! 2000 елларда да “дефицит” иде әле ул, җәмәгать!

Ә букет эзләүләр! 1980-1990 елларда мәктәп тәмамлаучылар урманга, энҗе чәчәк җыярга менә идек, дип искә ала. Без тәмамлаганда, 2000-2010 елларда бакчаларда лалә, миләүшәләр үсә иде. Яз җылы килсә, ул чәчкәләр алданрак ата башлый. Бәйрәмгә кадәр булса да коелмасын иде инде дип теләп торасың. Бер елны май, быелгысы кебек җылы килде. Авылда хәтта сирень куаклары да алдан атып, чәчәген койган иде. Әй азапланган идек шунда чәчәк эзләп!
Без мәктәпне тәмамлаганда “Соңгы кыңгырау” 25 май көнне була иде. Быел төрле мәктәпләр төрлечә уздыра бу бәйрәмне. Район җирлекләренең кайберләрендә “соңгы кыңгырау”ны 21 майда ук уздырдылар. Кайберләре 22 майда... 28 майга калганнар да бар, диләр. Бу әлеге дә баягы БДИ тапшыру белән дә бәйле. Көнен генә үзгәртеп калсалар ярар иде, хәзер “Соңгы кыңгырау”ны чыгарылыш сыйныф укучысы һәм балаларның әти-әниләре өчен генә үткәрәләр. (Мондый тәртипләр быел гына булыр, ковид белән бергә, әлеге сәер шартлар да үзгәрер дип өметләнәсе килә).

Башкортстанда тагын да “алга” киткәннәр! 14 май көнне Радий Хәбиров ковидтан вакцина ясаткан әти-әниләргә генә бәйрәмгә килергә рөхсәт итте. Дөрес, халык шаулашканнан соң, 19 майда Указга үзгәрешләр кертелде. Әмма бәйрәм ачык һавада уздырылган очракта гына вакцина ясатмаучыларга килергә рөхсәт ителә. Ә бина эчендә уздырыла икән, әти-әнигә килергә ярамый! Бәлки ул әти-әнинең бердәнбер баласыдыр? Әмма вакцина ясату, бу очракта, ниндидер истәлекле көннәргә караганда күпкә “кадерлерәк” була, шикелле...

– Айсылу Габдинова (җырчы, алып баручы):
Үземнең “Соңгы кыңгырау”ны яхшы хәтерлим. Казанның 155нче татар гимназиясен тәмамладым. Ул көнне коеп яңгыр яуды.
Бәйрәмне алып та бардым, җырладым да, гел сәхнәдә үткәрдем. Гомумән, мәктәпнең һәрбер концертында катнаша идем.
Элегрәк, “Соңгы кыңгырау” мәктәптәге тантаналы линейкадан соң, “Татнефть арена”да үтә иде. Анда Мәскәүдән берәр йолдызны чакыралар. Без мәктәпне тәмамлаганда кризис булганга, үзебезнең “Волга-Волга” төркеме генә чыгыш ясады. Шуңа бераз кәеф төште. Тагын берничә елдан алар белән минем дуэт башкарасымны кем белгән?!
Быел энем мәктәпне тәмамлый. Шимбә аларның “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Аның бәйрәме мине үземнекеннән ныграк хисләндерде. Гомер үткәнгәме икән?..

Айдар Рәкыйпов (җырчы):
– “Соңгы кыңгырау” бәйрәме минем өчен берничә мизгел белән истә калды. Без мәктәпне тәмамлаганда, авыл кибетендә нинди костюм бар, шуны алып кия идек. Хәзерге вакыттагы кебек шәһәрләргә йөреп, сайлау булмады. Миңа да нишләптер костюм бер размерга зуррак алынды. Фотоларны карасаң да, костюмның зуррак икәне күренеп тора. Аяк киеме белән дә шундый хәл. Анысы да бер размерга зуррак иде. Ул “шакмак” башлы әле. Зур да булгач, калынрак носки белән кияргә туры килгән иде.
Вальс биегәндә дә сыйныфташ кыз, ул да бик бии белмәгән күрәсең, яңа аяк киеменә басып бетерде. Үзем дә галош кигән кебек йөргәнмендер. Барыбер җиңеп чыктык ул көнне!

Ирина Хәмидуллина, укытучы:
– Укытучылар... Укытучы булып эшләр өчен, педагогик уку йорты тәмамлау гына җитми. Укытучы синең йөрәгеңдә, күңелеңдә, аңыңда, каныңда, телеңдә булырга тиеш. “Укытучы – һөнәр түгел, укытучы – йөрәк эше”, – диләр... Акчасы өчен эшли торган эш түгел. Хөрмәте турында сөйләмим дә... Тыныч, җанга рәхәтлек бирә торган һөнәр дип әйтмәс идем... Һәр сүзең, һәр эшең, һәр адымың контроль астында — мәктәп администрациясе, мәгариф бүлеге, министрлык, ата-аналар тарафыннан да. Хәзерге заманда хәтта укучылар да сине телефон камерасына төшереп алып, инстаграмга куярга мөмкин! Үз күләгәңнән үзең куркыр хәлгә төшмәсәк инде! Берәрсе булса, мөгаен, кайгырыр иде, яшем 60ка җитә, пенсия яшендәмен, олыгаям, дип. Ә мин шатланам, Аллаһыма рәхмәт укыйм, иншәАллаһ, пенсия яшенә җиттем, дим... Арылгандыр, звоноктан звонокка яшәп. Яшәп, дим, чөнки мәктәп белән яшибез шул. Мәктәптән өйгә кайткач та, кич буе тагы электрон журналы, документлары, укучылар белән “ватсап” аша гәпләшеп алу, отчетлары... Бикле ишек артында калдырып кайта торган эш түгел ул укытучы эше. Шуңа күрә дөрес сүзләрдер – “йөрәк кушуы буенча”. Йөрәк кенә түзсен!


2021 елда Татарстан мәктәпләрен 16266 укучы тәмамлый. Шуларның 5884е – Казанда. Чагыштыру өчен: 2020 елда 11 сыйныфны 16492 бала тәмамлаган, 5792се Казанныкылар.
9 сыйныфны 36252 укучы тәмамлый, шул исәптән 11212се – Казанда. 2020 елда андыйлар саны 37469 булган, башкала мәктәпләрендә 9нчыны тәмамлаучылар 11049 кеше исәпләнгән.

Анна АРАХАМИЯ фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading