16+

Әтнәдә үк ике тәкә башы бер казанга сыярмы?

Әтнә районы үзәгендә тагын бер театр коллективы барлыкка килде.

Әтнәдә үк ике тәкә башы бер казанга сыярмы?

Әтнә районы үзәгендә тагын бер театр коллективы барлыкка килде.

Яши алмый авыл халкы театрсыз. Бүген һәр сала кешесенең башкала театрларына барып, тамаша кылу мөмкинлеге зур булса да, аңа барыбер үзенеке – нәкъ менә үз казанында эшләп торганы тансыграк. Әтнә районы үзәгендә тагын бер театр коллективы барлыкка килү дә шул ихтыяҗдан иде булса кирәк.

Хәерле сәгатьтә!

Ә бит Әтнәдә әле профессиональ театр да эшләп килә! Шуңа да карамастан, биредә тагын бер театрга нигез салынды. 1 май көнне Яңа Әтнә авылы мәдәният йортында якташларына тәүге премьераларын – Сәет Шәкүровның “Мәхәббәт турында җыр” әсәрен тәкъдим иттеләр. Нәрсә диим, авыл сәхнәсендә куелган спектакльнең үз матурлыгы, гадилеге белән дә җанга бер төрле рәхәтлек бирә ул. Монда артык кылану да, иләсләнеп китеп, чәрелдәшү ише кычкырып сөйләшүләр дә юк, барысы да тыйнак, күз карашлары да, хәрәкәтләр дә, сәхнә буенча йөрү, йөгерүләр дә,

Тукай әйтмешли, үз хәлең гыйбрәттер – тормыш хәлләрен ихлас уйныйлар. Шунысы бар, ике сәгатьтән артык барган спектакльне, әгәр дә ул сине үз “дөньясы”на бөтереп алып кереп китмәсә, кадакланып утырып кына карый алмыйсың, эч поша башлый.

Шөкер, бер тында карадык, әле җитми дә калды кебек. Көлдерделәр дә, елаттылар да. Әгәр дә спектакльне сәхнәгә куйган режиссер әсәрнең ахырындагы төенне уңай якка чишмәсә, белмим, күңел авырлык белән тулыр да, шул “йөк”не әрни-әрни күтәреп кайтып та китәр иде халык. Шөкер, театр сәнгатендә саллы исемен булдырган, шактый тәҗрибә туплаган Рафис Сәләхетдинов, мондый хисләрдән азат итеп, дөрес адымга барган.

Режиссер янә сынау үтә  

Әтнәдә яңа театр труппасы оешу да Рафис Сәләхетдиновның хезмәте. Билгели ки, ул инде Олы Мәңгәр халык театрын күтәргән кеше. Аннан Арчада “Җидегән чишмә” халык театрын зур мәйданга алып чыкты. Язмыш әмере белән кабат туган авылына кайтып кергәч, үзе әйтмешли, хезмәтен ватык урындык белән, җимерек мәдәният йортыннан башлаган иде, нәтиҗәле хезмәт елларыннан соң, ул аны әнә нинди хәлдә калдырып китте: беренчедән, театр инде данлыклы, уңышлары да зур, ирешкән дәрәҗәләре дә югары, Рафис әфәндене алмаштырган кеше менгән үрдән түбән тәгәрәмәсен иде, икенчедән Олы Мәңгәрдәге мәдәният йорты шәһәрнекеннән дә кәттә – якты, җылы, затлы вә матур, сөенә-сөенә эшлә дә эшлә генә!

– Иҗат гомеремдә 7 театрга нигез салдым, интернеттан исемемне җыеп карасагыз, шул елларны санап, җепкә тезеп күрсәтә. Олы Мәңгәргә режиссер булып кайткач, труппа тупладым да, Халык театры исеме алдык, авылда әле тагын Олы Мәңгәр балалар драма театры да барлыкка китердем. Алар белән Чаллы шәһәренә барып, “Алтын битлек” бүләге дә алып кайттык! 2010 елда Арчага күчендем. “Җидегән чишмә”   театрында 26 әсәрне сәхнәгә куйдым, кайларга гына бармадык без, бер спектакльне Арчаның үзендә генә дә 10 мәртәбә куйдык. Берсендә Казанга чыгып киттек, билетлар ике көн эчендә сатылып беткән иде, шул кадәр ашкынып көтеп торганнар, билет ала алмаучылар, бәлки кереп карарга җай булыр дип, болыт кебек өерелешеп килгәннәр, билетлы белән билетсызларның бер төркемдә этешү-төртешүләрен күргәч, махсус сак хезмәте чакырттылар – тегеләре мәдәният йортын әйләндереп үк алды. Без бит инде тамашачының авыл клубларында тәрәзә төбенә кадәр менеп утырып каравына күнеккән, керә алмаучылар өчен җан әрнегән иде. Арчада педагогика көллиятендә бүгенге көндә дә драма театр эшли, ул да минем көч белән оешты. Әтнәнең үзендә Авыл хуҗалыгы техникумында да заманында драма театры булдырган идем, үсәрләр дип өметләнсәм дә, никтер ныгып китә алмадылар. Ә бит беренче премия лауреат бүләгенә лаек уңышлары да бар иде. “Әкият иле” курчак театры да минеке, мактанырлык репертуарыбыз да, горурланырлык уңышларыбыз да шактый бүген, шөкер. Монысы инде – җиденчесе, – ди Рафис әфәнде.

Ә ни өчен ул?

Ни өчен нәкъ менә шушы әсәр сайланган соң? Бүгенге тамашачы, ни генә дисәң дә комедиягә өстенлек бирә, тормыш проблемаларыннан арынып, шарык-шырык көлеп, ял итеп кайтуны кулайрак күрә түгелме?

Юк, дип аңлата, режиссер. Аның фикеренчә, халык күңелендә, кайсы гына буын вәкилен алсаң да, бетмәс сагыш яши, әнә шул уртак сагыш чагылышы менгән дә инде сәхнәгә.

Хатын-кызның сабырлыгына, зирәклегенә һәйкәл куйган әсәр бу, кайсы хатынның үз ирен өзелеп яраткан мәлендә шулай калдырып китә алганы бар әле, бер дә җиңел хәл түгел ул, ди режиссер. Килешәм, шуның белән әсәр көчле дә! Тамашачы күңеленә дә ул шушы үзенчәлеге белән аваздаш, әзмени соң камыт кигән ирләр йөрәгенә мәхәббәт килеп кунган мәлләр?

Чын артистлар да түгел, ләкин...

Инде артистларга килик. Фазыл – Камил Шакиров, 33 яшьлек егет, сәләте ташып тора, ул тавыш, буй-сын дисеңме, осталыгы – Аллаһы өеп биргән, спектакльне башыннан ахырына кадәр этеп барды да, афәрин, алкышларны да кызганмады тамашачы үзенә. Менә мондый көчле артистлары булганда, ышандырып әйтәм, Халык театры дәрәҗәсенә, һичшиксез, ирешәчәкләр. Өстәвенә режиccерның авылдашы да икән, аның кул астында үскән. Шуңа да спектакль уйнарга чакыргач, икеләнеп тормаган, Рафис абый белән эшләү үзе бәхет, зур тәҗрибә, ди Әтнә мәдәният йортында методист, сценарийлар язучы булып эшләүче егет.

Сүрия – Гөлшат Сәмигуллина да район мәдәният йорты методисты, спектакльләрдә еш уйнаса да, мондый дәрәҗәдәге тирән кичерешле рольгә беренче генә алынуы икән.

– Тормышта сирәк була торган хәлләр бит, шуңа да аның хис-кичерешләрен, тамашачы дөрес итеп аңларлык дәрәҗәдә ачып бирү бик авыр булды. Үзем дә кияүдә, 4 яшьлек кызыбыз үсә, ләкин иремне кеше кулына тапшырып китә алмас идем, – ди Гөлшат.

Гадилә – Гөлзада Усманова 69 яшендә, яшьлегемнән сәхнәдә, ди. Һөнәре белән элемтә бүлегендә эшләгән, инде лаеклы ялда, ләкин олыгаерга ашыкмый әле. Героена аваздаш холыклы үзе: зирәк, хәләл тормыш сагында.

– Иң мөһиме гаиләдә татулык булсын, шул чагында һәр борчу уртага салып сөйләшенә, ә мәхәббәтне сакларга, аны югалтмас өчен көрәшергә кирәк. Бүген ирем Илгиз премьерага килә алмады, миннән дә ныграк борчылып, соңга каласың бит инде, дип, мине озатып калуы – залда утыруыннан да кадерлерәк, ярату шундый буладыр ул – һәр сүзе җаныма ризык, – ди Гөлзада апа.

Энҗе – Ләйсән Галимуллина шулай ук мәдәният кешесе, сер итеп кенә әйтәм, спектакльдә – Фазылга, ә тормышта Камилнең үзенә гашыйк. Бер-берсен сөйгән ике ярны киләчәктә спектакльдәге тәмле чишелеш көтсә иде!

Кәүсәрия – Гөлназ Хайруллина, хисапчы булып эшләсә дә, сәхнәдә бигрәк зәһәр рольдә – яшьлегендә малга кызыгуы кеше бәхетеннән көнләштерә... Тавыш режиссеры – Азат Гыйбадуллин. Ә Рәкыйпне Рәфис Сәләхетдинов үзе уйнады, нәрсә дисең, театр аксакалы сәхнәгә чыккан икән – уңышка ирешәселәре бәхәссез.

Район мәдәният йорты директоры Инзилә Бариева әйтүенчә, районда Олы Мәңгәр һәм Рәфкат Бикчәнтаев исемендәге “Нур” Олы Бәрәскә халык театрлары эшләп килгәндә, әле профессиональ театр барлыгын да истә тотсак, Әтнә халык театрын торгызырга керешүләре – зур батырлык! Дөрес, шик бар барын, Әтнәдә үк ике тәкә башы бер казанга сыярмы дип тә икеләнәсе килә, ләкин әтнәлеләр мәдәниятле, театр сөюче халык, ярышып эшләр өчен яңа җирлек тудырганнар икән – афәрин! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading