“Болгар радиосы” “Татнефть-арена” белән берлектә радио көнен билгеләп үтте. Бу “Болгар радиосы” тарихында иң зур чараларның берсе.
Грандиоз тамашага 5,5 меңгә якын тамашачы җыелды. “Болгар радиосы” афишаларында бу чара “Грандиоз тамаша” буларак тәкъдим ителде. Концертта катнашкан артистлар исемлеге дә саллы: Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Фирдус Тямаев, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Илнат Фәрхуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Илшат Сафин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Нәрсә дисәгез дә иң танылган җырчылар, иң каймагы.
Дөресен әйткәндә, концертта катнашкан җырчылар исемлеге ел ахырында уза торган ел вакыйгаларын да уздырды. Менә бит теләк булганда, бар эстрада йолдызларын да җыю мөмкин. Моңа өстәп концертның үткәрелү вакыты да бик уңайлы, чөнки артистларның концерт сезоннары да ахырына якынлаша. Кыскасы, барысын да исәпкә алганнар.
Җырчылар радиода нинди тапшырулар алып барыр иде? Тамаша башлангач, без эфирда яңгыраган тавышларның ияләрен дә күрдек. Барлык радио алып баручылары сәхнәгә чыкты. Беренче чиратта, бу аларның бәйрәме бит. Грандиоз тамашаны “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзулллин, Эльвира Вилдан, Илнар Йосыпов алып барды. Дөрес, аларның ярдәмчеләре дә булды. Һәр җырчы бер көнгә булса да диджей булып карады. Һәрберсе радио өчен яңа тапшырулар тәкъдим итте. Мәсәлән, Илнат Фархуллин “Төнге күбәләк”, Азат һәм Алсу Фазлыевлар “Азат хатын” һ.б. Билгеле, барысын да юмор аша үткәрергә кирәк.
Җырчылар бары үзләрнең танылган хитларын башкарды. Концерт 5,5 мең кешелек дискотекага әйләнде. Танцполга билет иң арзаны иде, әмма иң отышлы урыннар нәкъ шунда булды. Беренчедән, җырчылар да бик яхшы күренде. Трибуналарда утыручыларга экраннар ярдәмгә килде. Икенчедән, рәхәтләнеп биеп, күңел ачып кайттылар.
Танцполда әбисе дә, бәбисе дә биеде. Аеруча яшьләр күп булуы сөендерде. Хәзер яшьләр татар җырларын тыңламый дип әйтәләр. Мисал өчен, Казанның 187 лицей укучылары тамашага бер зур төркем булып килгәннәр. Яртысы татарча белмәсә дә, татарча җырлады. Моңа сөенергә кирәктер.
Иң шәп үбешкәннәргә бүләк бирделәр Радио көне стадионда узгач, тамашачылар арасында парлыларны табып, камерага үбештерү – гадәти хәл. Бу алымны спорт чараларында яратып кулланалар. Оялучылар булды инде, әмма камерага үбешергә курыкмаучылар да бихисап. Борчылмагыз, барысы да тәртипле генә узды. Иң шәп үбешкән парга бүләк бирделәр. Традицион кыйммәтләр һәм демография үсеп китәр, бәлкем. Бу елның ике аенда гына 2 мең 119 пар аерылышырга карар кылган...
Концертны Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар башлап җибәрде. Бу аларның “Татнефть-арена”да беренче тапкыр чыгыш ясаулары. “Бик әйбәт! Самолетка кергәндә дә, автобуста барганда да гел беренче булырга кирәк”, – ди Алмаз. “Бөтен җирдә беренче булу Алмаз Мирзаяновның миссиясе”, – дип өстәде Зөлфирә. Парлы җырчылардан кичәдә Рамазановлар һәм Фазлыевлар да бар иде. Азат Фазлыев аерым да җырлады. Тапшырулары да “Азат хатын” дип атала бит. Азат Фазлыев сәхнәдә булганда Алсу – Азат хатыны инде.
Танылырга теләүче Илшат, күбәләккә әйләнгән Илнат “Төнге күбәләк” тапшыруын тәкъдим иткән Илнат Фархуллин үзе дә радиода эшләп алган икән. Дөрес, 4 ай гына. “Татнефть-аренада үземнең концертны оештыру – максат”, – дип белдерде. Илнат тамашачыларны кыздырды. Мирзаяновларның тыйнак дуэтыннан соң, сәхнәгә давыл кебек килеп керде. Аңа мондый форматта узучы чаралар килешеп тора. “Куллар кая! Казан!”, – дип халыкны дәртләндерде. “Төнге күбәләк” тапшыруы булу гына бераз сәеррәк, хәзер Илнатның тормыш иптәше дә бар бит.
Илшат Сафинга үтә туры килә торган тапшыру уйлап тапканнар: көтәм сине. Илшат шаккатмалы танылу, мактаулы исемнәрне көтә икән. Сорамаган балага... бу әйтемнең ахырын беләсездер. Бәлки, Илшатның бу сүзләрен җитди кабул итүчеләр булыр. Бәхет эше. Лаеклымы әллә лаеклы түгелме дигән сорауны тамашачыларга бирик.
“Интервьюда беренче тапкыр ычкындыруым” Илсөя Бәдретдинова: “Төркемгә күз тия башлады бугай”, – диде. Бер биючесе кулын сындырган. Әле бит Илсөягә Казан концертларын гөрләтәсе бар. Өшкерүчегә барып кайту комачауламас. Илсөя Бәдретдинова сер итеп кенә һәрвакыт юлда барганда “Болгар радиосы”н тыңлавын әйтте. “Синең яныңда майланып торуым түгел, матурым. Чын дөресе шул! Елдан-ел зуррак чаралар үткәрәләр, соңгысы булмасын. Яшьләр белән дә эшлиләр, бер урында тапталып тормыйлар. “Татнефть-арена”да концерт турында уйланабыз. Интервьюда беренче тапкыр ычкындыруым. Булыр, Аллаһ Бирса”, – диде җырчы.
Элвин Грейның чыгышында утлар уйнап торды, моңа өстәп тавыш та нык иде. Видео төшерергә дип танцпол белән сәхнәне аерып торучы киртәгә сөялгән идем. Тавыштан киртәләр селкенде. Алар белән бергә куллар да селкенде, колаклар исән-сау калды, шөкер. Элвин Грей “Уфтанма”, “Әлдермеш”, “Туган як” хитларын җырлады. Алар Радик Юльякшинныкы түгел дип әйтүчеләр дә хак. Тик балалардан сорасаң, алар бу җырларны Элвин Грей җырлый диячәк. Легендар җырчыларның хитларын сандыкка салып бикләп куюга караганда яшь тыңлаучыларга яраклаштырып башкару хәерлерәктер. “Әлдермеш”не башкарганда экранда мәрхүмә Хәния Фәрхи дә пәйда булды. Аның безнең арадан китүенә дә 8 ел булган. Легендар җырчыларны искә алу да, матур күренеш.
Радик Юльякшин концертта рус телендә җырлаган бердәнбер артист булды. “Татарка” дип җырлагач, русча булса да ярар дигәндер. Икенчедән, “Болгар радиосы”нда тапшыруларның 95 % ы — татар телендә, 5% ы рус телендә алып барыла. Менә Элвин Грей да бу тамашада шул 5% булгандыр.
Сәхнәгә чыккач, Тямай мең процентка эшли Кичәне Фирдүс Тямаев йомгаклады. Сәхнәдә күргән саен: “Ничек йөрәге түзә икән?” – дип шаккатам. Бии, сикерә, акыра, җырлый, котыра... Концерт залы өчен бу килешеп бетми, ә стадион форматына менә дигән. Фирдүс Тямаевка 13 көн “Уникс”та тирләп-пешеп концерт куйганчы, бер тапкыр “Татнефть-арена” җыю җайлырактыр. Халык та Фирдүскә ияреп бөтен җеннәрен чыгарып, бушанып кайтып китте, мөгаен. Биисең килмәсә дә торып басасың. Әллә сихерли инде шунда. Сәхнәгә чыккач, Тямай мең процентка эшли. Аны уздырганнар юк әле. “Бу патриотик бәйрәм дә. Җырымны безнең илне яклаучы егетләргә багышлыйм”, – дип Фирдүс Тямаев “Гомер үтә” җырын башкарды. Тамашачылар телефоннарында утларны кабызып Татнефть-аренаны меңләгән утка күмде. Матур, масштаблы һәм иң мөһиме горурлык хисе тудыра торган. Татар концертлары өчен бу яңа дәрәҗә. “Болгар радиосы” мондый зур чараны үткәрүе белән горурлана ала. Соңгысы булмасын.
Комментарийлар