2026 елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидатлар исемлеге Татарстан Мәдәния министрлыгы сайтында чыкты. Ул Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында билгеләнгән.
Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».
Гвоздь Юрий Константинович – Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.).
Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.
Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.
Комментарийлар