16+

«Яңа сулыш белән киләбез»: Түбән Кама театры Казан тамашачысын ничек гаҗәпләндерергә җыена?

Классика, пластик стендап һәм сугыш трилогиясе: Түбән Кама театрының Казан гастрольләреннән 4 төп тамаша.

«Яңа сулыш белән киләбез»: Түбән Кама театры Казан тамашачысын ничек гаҗәпләндерергә җыена?

Классика, пластик стендап һәм сугыш трилогиясе: Түбән Кама театрының Казан гастрольләреннән 4 төп тамаша.

Түбән Кама — «Мунча ташы» гына түгел: Туфан Миңнуллин театры Казанны яуларга әзерләнә

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры 26–28 сентябрьдә гастрольләр белән Казанга килә. Театр хезмәткәрләре, спектакль авторлары нинди материал әзерләп килүләре һәм бүген нинди хыяллар белән яшәүләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде.

Театр. фото: ТИ

Кайсы көнне нинди спектакль карап булачак?

Түбән Кама татар дәүләт драма театры 26–28 сентябрь көннәрендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үз тамашачысын җыячак. Театр Казан тамашачысы өчен барлыгы дүрт спектакль әзерләгән. Алар — «Бию спектаклен ничек аңларга?» (26 сентябрь), «Көз» (26 сентябрь), «Борһан йорты» (27 сентябрь), «Галия» (28 сентябрь). Спектакльләрнең һәрберсенә аерым тукталыйк.

Театр. фото: ТИ

«Бию спектаклен ничек аңларга?»

Бу спектакльнең исеме үзенчәлекле, ул берәр журналистның язмасына ярар иде. Әмма бу бер дә алай түгел: хореограф Нурбәк Батулла белән драматург Булат Минкин «Бию спектаклен ничек аңларга?» дип аталган пластик стендап форматындагы спектакль булдырган.

Матбугат конференциясендә театр артисты Алмаз Хөсәинов та бар иде. Ул театр алып киләсе дүрт спектакльнең өченчесендә катнаша. Театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова сүзләренчә, театрда актерлар арасында ир-егетләр саны бик күп түгел.

«Барлыгы 24 артистыбыз бар, шуның җидесе генә ир-ат. Алар арасында берсе — яшь егет, бер 3-4е — урта яшьләрдәге актерлар һәм калганнары — өлкән яшьтәге артистлар. Шулай да Алмаз Хөсәиновның спектакльләрдә катнашуы үзеннән дә килә. Сәләтле артистларны без үсендерәбез», — диде Әхмәтова.

Алмаз «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектаклендә дә уйный. Бу материал турында ул якынча сөйләп үтте. 

«Сәхнәдә дүрт урындык, ике микрофон һәм дүрт артист. Бетте. Бу спектакльне аңларга кирәк түгел, аны тоярга кирәк. Сүз уңаеннан, Казанда иҗат итүче шәхесләрнең безгә килеп эшләүләре — безнең өчен зур бүләк, чөнки артист төрле роль көтә. Төрле образлар тәкъдим ителгәч, мин булдырырмын микән, дип үз өстеңә җаваплылык аласың», — диде ул.

Театр. фото: ТИ

Ни өчен Түбән Кама театрында моңа кадәр классика куелмаган?

2026 елгы Казан гастрольләрендә Түбән Кама драма театры тамашачыга Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәренә нигезләнеп язылган спектакльне дә күрсәтәчәк. Бу инсценировканың авторы — Рүзәл Мөхәммәтшин. Спектакльнең премьерасы 2025 елның 28 ноябрендә булган.

«Театр тарихы буенча бу әсәргә яшь вакытында Фәрит абый Бикчәнтаев тотынган булган. Спектакль Башкортстан ягында күрсәтелгән. Әмма Бикчәнтаев куелышында бу спектакльдә күбрәк эпоха турында сүз бара. Ә безнең спектакльнең асылында хатын-кыз язмышы ята. Бу — универсаль тамашачы күзлегеннән кабул ителә торган спектакль», — дип сөйләде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова.

Моңа кадәр Түбән Кама театры классик жанрдагы спектакльләргә алынмаган икән. «Көз» спектакле — беренче тәҗрибә. Билгеле булганча, Түбән Кама дигәч, күз алдына «Мунча ташы» театры килә. Бу хакта да Лилия Әхмәтова үз фикерен әйтте.

"Безнең тамашачы "Мунча ташы"н ярата. Мин бу театрга режиссер буларак килгәндә, тамашачы олы яшьтәгеләрдән тора иде. Беренче максатым шушы тамашачыны яшәртү иде. Түбән Кама тамашачысы катлаулы әсәргә әзер түгел. Мин бу театрга килгәнче, репертуар нәкъ менә тамашачыга карап төзелгәндер. Мин, мәсәлән, яраклашып эшләүгә каршы. Тамашачыны тәрбияләү юлында мин«, — диде ул.

Театр. фото: ТИ

«Борһан йорты»

Театрның Казан тамашачысына әзерләгән өченче спектакле — «Борһан йорты». Бу спектакльнең авторы — Илгиз Зәйниев. Премьера 2025 елның 25 апрелендә булган. Бу спектакльдә бер гаилә тарихы бәян ителә.

«Бу спектакльгә дип рәссам Илшат Вильданов зур декорация ясаган иде. Әмма ул сәхнәгә сыймау сәбәпле, без аны кисәргә мәҗбүр булдык. Бу — „авыр“ һәм үзгә спектакль. Аның тирәсендә туган бәхәсләр кызыклы һәм мавыктыргыч. Карарга һәм күрергә кирәк. Без яңа юнәлеш алырга булдык, яңа сулыш белән киләбез. Казан тамашачысының да сулышын тоясыбыз килә. Тәнкыйть сүзен дә ишетәсе килә, төрле фикерләр кабул итәр идек. Дөрес юл белән барабызмы, юкмы — беләсе килә», — ди баш режиссер.

«Галия» новелласы — сугыш турындагы якты спектакль

«Галия» спектаклен Айдар Җаббаров куйган. Шулай ук авторлар арасында Резеда Гобәева да бар. Бу спектакль өч өлештән тора — «Мария», «Зина» һәм «Галия». Түбән Кама театры бу трилогияне үзләрендә аерым өч спектакль итеп төрле көннәрдә уйный. Ә Казан тамашачысы исә трилогияне бер көндә бер-бер артлы караячак. Әйтеп үтәргә кирәк, спектакльдә бәян ителгән тарихлар уйдырма түгел. Драматург Резеда Гобәева бу пьесаны язганчы, озак кына архивларда казынган, эзләнгән.

«Бу спектакльдә язылган вакыйгалар шәхсән мине бик тетрәндерде. Эшнең башында әле нәрсәгә алынганны аңлап та бетерми идем. Вакыйгаларга килгәндә, спектакльдә сугыш вакытындагы мәхәббәт, хатын-кызның көче һәм батырлыгы, үзен сөю хакына корбан итүе сүрәтләнә. Вакыйгалар 1941 елда бара. Спектакльдә өч тарихи шәхеснең герой дәрәҗәсенә менүе күрсәтелә. Бәлки, сугыш темасы дигәч, кемдер куркып калыр. Әмма бу спектакль өмет калдыра ала һәм мәхәббәткә ышаныч уята», — дип сөйләде шагыйрь, драматург, сценарист Резеда Гобәева.

Резеда Гобәева бу спектакльләрнең репетицияләрен искә төшереп үтте: «Казан белән Түбән Кама арасы якын түгел. Көнендә киләбез һәм кайтып китәбез. Театр миндә якты, матур хатирәләр калдырды. Артистлар сине көтеп тора, синең белән бергә яна, эшли. Алар да бу спектакльнең барып чыгуына зур, тирән көч кертте. Мин аларга чын күңелдән рәхмәтлемен», — диде ул.

Очрашканга кадәр

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры хәзер үзгәреш чорында, дияргә була. Алар төрле жанрларда үзгә материаллар белән эшләргә курыкмый. Театрның кайсы юнәлештә эшләвен, спектакльләренең нинди тамашачы өчен булуын аңлар өчен, 26–28 сентябрь көннәрендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасына барырга кирәк булыр. Ә театрга исә уңышлы гастрольләр теләп калабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading