Казанда 13–29 март көннәрендә Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясе узачак.
Скопировать ссылку
Казанда 13–29 март көннәрендә Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясе узачак.
Проект Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее белән В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры тарафыннан берлектә оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.
Быелгы чара берьюлы өч мөһим вакыйгага багышлана: Бөтендөнья театр көне, Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы һәм Качалов исемендәге театрның 235 еллыгы.
Акция кысаларындагы беренче вакыйга – Качалов театры актеры, режиссеры һәм «Алтын битлек» премиясе лауреаты Илья Славутскийның иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылышы. Экспозиция 13 мартта 15:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә 60 фотосурәт урын алачак. Алар арасында артистларның портретлары, сәхнә арты тормышын чагылдырган репортаж кадрлары һәм театрны аерым бер сәнгать дөньясы буларак ачып биргән эшләр бар. 16:00 сәгатьтә автор үзе кунаклар өчен экскурсия үткәрәчәк. Чарага керү ирекле.
Комментарийлар