Казан ратушасы 60ка якын мәдният вәкилләрен кунак итте. Бу ике атнада башкалада «Шәрык Базары» милли мәдәниятләр фестивалене гөрлиячәк.
Чараның ачылу тантанасы гадәттәгечә мәртәбәле кунакларны җыйды: хакимият вәкилләре, генераль консуллар, иҗади интеллегенция. “Шәрык базары” - катлаулы сәяси вәзгыять урнашкан чорда да милләтара дуслык, хөрмәт саклануның мисалы.
Фестиваль елдан-ел офыкларын киңәйтә бара. Беренче “Шәрык базары”нда дөньяның 8 иле һәм Россиянең 10 субъекты катнашкан булса, быел 40 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән катнашучылар килгән. Популярлыкның серен, проектның генераль продюсеры, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов фестивальнең тирән мәгънәсе белән аңлата. - Без конфликтка, каршылыкка түгел, үзара аңлашуга, тынычлыкка, дуслыкка һәм мәхәббәткә чакырабыз. Без мәдәниятләрнең үзара йогынтысына омтылабыз. Элек-электән килгән уртак тарихыбызны, мирасыбызны бүгенге заман күзлегеннән күрсәтәбез. Нәтиҗәдә аларның берсе дә милли үзенчәлеген югалтмыйча үсеш ала, баетыла, - дип сәламләде фестиваль катнашучыларын Рифат Фәттахов.
Бу елдан фестиваль рәсми рәвештә дүрт телдә алып барылачак: татар, рус, инглиз һәм гарәп. Киләсе елда Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк. “Шәрык базары” фестивалендә быел гарәп башкаручыларына аерым игътибар бирелү, ачылыш кичәсендә үк сизелде. Мәртәбәле кунаклар бер-берсен “әссәләмәгаләйкүм” дип сәламләде.
Чара дәвамында дөньяның төрле тарафларыннан килгән котлау телеграммалары укылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов: ““Шәрык базары” фестивале дәүләтләребезнең мәдәни тормышында якты вакыйга гына түгел, ә дусларыбыз һәм фикердәшләребезнең очрашу урынына әйләнде”, - дип белдерде. Ул шулай ук фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләде. - Татарстан территориясе тарихи яктан көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында хезмәттәшлек күпере, төрле халыкларның конструктив хезмәттәшлеге үрнәге булып тора. Бүген дә республика БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисадый берлеге кысаларында оештыру процессларында актив катнаша, халыкара элемтәләрне динамик рәвештә үстерә. 2026 елда Казан рәсми рәвештә ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак, бу шәһәрнең мөһим халыкара үзәк буларак үсә барган ролен раслый, - диелгән иде рәиснең сәламләү сүзендә.
“Шәрык базары” фестиваленең иҗади яктан гына түгел, фәнни ясылыкта да үсеш ала. Татарстанң фәннәр академиясе презеденты Рифкат Миңнеханов сүзләренчә, фән белән иҗат аерылгыз. - Без һәрвакыт тел – бөтен милләтебезнең нигезе, дип сөйләдек. Ләкин аны саклап калу өчен бик күп төрле кораллар бар. Әмма мәдәниятебезне, җырларыбызны һәм иҗатыбызны саклап калсак, төрле милләт кешеләре теге яки бу халык телендә җырласа да, тел яшәячәк. Тел генә түгел, милли кием дә яшәячәк. Әмма бу процессларның барысы да дөрес оештырылсын өчен, фәнни тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Әлеге фестиваль кысаларында уздырыла торган конференциядә без фән һәм иҗат бергә бара ала дигән фикергә килербез дип өметләнеп калам», - диде ул.
Быел фестивальнең ачылыш тантанасында ук Үзбәкстан Республикасы халыкара фестивальләр дирекциясе һәм Рәшит Ваһапов исемендәге фонд арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Имзаланган килешү сәнгатьне, мәдәниятне һәм дуслыкны үстерү юлында зур казаныш булып тора.
- Без тәҗрибә уртаклашырга, яңа проектлар булдырырга һәм Үзбәкстан мәдәниятен халыкара аренада тәкъдим итү мөмкинлеген алачакбыз. Үзбәкстан мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе вәкилләренә, шулай ук барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез һәм ышанычыгыз нәтиҗәсендә әлеге хезмәттәшлек гамәли эчтәлеккә ирешәчәк, - диде Үзбәкстанның халыкара фестивальләр дирекциясе генераль директоры Фатих Джалолов.
Дөрес, Үзбәкстан белән “Шәрык базары” фестивале арасында аралар болай да якын иде. Узган елны фестиваль программасы кысаларында Каракалпакстан көннәре узган иде. Быел да, танылган “Ялла” төркеменең концертлары булачак.
Шулай ук фестиваль кысаларында “Шәрык дискотекасы”, “Кавказ һәм Көнчыгыш халыкларының биюләре”, “Вайнах” бию ансамбле концертлары, Илһам Шакиров истәлегенә гала-концерт һәм башка чаралар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар